Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар халыкка - иң якыны

Авыл җирлегенең эшчәнлеге һәрвакыт күз уңында. Бирегә документка, белешмәгә, киңәшкә, кыскасы, авылда килеп туган теге яки бу проблеманы хәл итәргә ярдәм сорап киләләр.

Бүген авылның тормыш-көнкүреше җирле үзидарә органының эшне ни дә­рәҗәдә оешкан төстә алып баруына бәйле. Авыл җир­лекләренең  эшчән­легенә бәя бирү өчен рейтинг кулланыла. Анда эш  урынында тәртип булдырудан башлап, балалар тууын,  малларның баш  санын һәм башкаларны кертеп, кыскасы, барысы да исәпкә алынган. Рейтинг 55 төрле күрсәткеч буенча  чыгарыла. Шушы бәя­ләү критерийлары фев­раль-мартта Түбән Шыт­су авыл җирлеген ал­га  чыгарган. 2017 елда да   күрсәткечләр югары булган. Шулай да җирлек башлыгы Булат Мәүлетов белән сүз демографиягә кагылышлы проблемадан башланды. Балалар туу кими. Шул сәбәпле, хәзер  Түбән Шытсу  мәктәбендә  белем алучылар 50гә дә  тулмый,  ягъни укучылар саны нормативтан 2,6 тапкыр кимрәк. 2016 елда – 10, былтыр 7 сабый дөньяга  килгән.  Быел әле 2 йортта гына бәби туе булган. Өйләнмәгән 30лап егет гаилә корса, авыл тормышы   күпкә үзгәрер иде дә бит. Әмма моңа беркемне дә   мәҗбүр итеп  бул­мый. Былтыр җирлек башлыгы гаилә корып, демография үсешенә үзе дә өлеш кертте: уллары бар. Шушы үрнәккә иярүчеләр быел әле  бер дә  күренми икән. Җирлек башлыгын  кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенең  авыр­лык белән  баруы да борчый. Төрле дәүләт программалары эш­ләп килә, ләкин  2017 елда аларда  катнашучылар бул­ма­ган. Быел сөт сатып алу бәяләре кимеп, шәхси хуҗалыклар үсешенә дә тискәре  йогынты  ясалды. Сыерлар  саны буенча авыл җирлеге рейтингта 5нче  урында бара. Әмма башкарма  комитет сәркатибе Фәнзиля Хәбибрахманова әйтүенчә,  эшләр болайга китсә, җәйге  чорда бәяләр тагын да  төшсә,  малларны киметү турында уйлаучылар да бар икән. “Шәхси хуҗалыкларның үсешен тәэмин итү, аларны саклап калу максатыннан дәүләт программаларыннан максималь файдаланырга тырышабыз. Кош-корт алу буенча былтыр 17 кеше мөрәҗәгать итеп, аларга 53600 сум субсидия  бирелде.  Сыер, кәҗә асраучыларга 422 мең сум ярдәм күрсәтелде. Ветеринария хезмәтеннән файдаланган 42 хуҗалык   22200 сум  алды. Барысы  530800 сум түләнде. Субсидия алу күләме буенча төзелгән рейтингта җирлек 5нче урында тора”,– ди  Булат Мәүлетов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев