Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар - законга гадел хезмәттә

Прокуратура хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәмнәре  уңаеннан район прокуроры, юстиция  киңәшчесе Раил  Шәймәрданов  белән әңгәмә барышында төп проблемаларга тукталдык.

–Раил Нилевич, прокуратура  көне  уңаеннан сүзне бик тә җаваплы хезмәт башкаручы, законнар  сагында торучы  коллектив белән танышудан  башлыйк әле.

–Коллектив  зур  түгел түгел, бездә 6 кеше  эшли, шуларның дүртесе оператив хезмәткәр.  Барысы да үз-үзе алдына җаваплылык хисе куеп  вазифаларын башкаручы, дисциплиналы белгечләр. Прокуратурага  куелган  бурычларны үтәүдә ярдәмчеләрем Ләйсән Гаффарова, Энҗе Фәйзуллина Россия Федерациясе  законнарына, норматив хокукый актларга, һәм, әлбәттә, күпьеллык белем-тәҗрибәләренә таяналар. Иң зур  стажлы хезмәткәр – беренче разрядлы белгеч Илсөя Шәяхмәтованың да эшкә  килгәненә 31  ел узган. Прокурор  урынбасары  Камил Хафизов исә  коллективта  яңа кеше. Республика прокуратура органнарында биш  ел тәҗрибә туплаганнан  соң, 2024 елның октябреннән хезмәтен бездә дәвам итә. Коллектив республикада үрнәкләрдән  санала,  барыбыз бердәм булып эшлибез.

–Коррупциягә каршы тору өлкәсендә прокурор күзәтчелеге һәм законлылыкның торышы ничек тәэмин ителә?

–2024 елда әлеге өлкәдә район прокуратурасы тарафыннан 53 закон бозу очрагы  ачыкланды. Бу 2023 елның күрсәткеченә карата 12гә  күбрәк. Шул  уңайдан  22 законсыз хокукый актка карата протест  белдерелде, шулай ук канун бозуларны бетерү турында 6   язмача күрсәтмә кертелде. Прокурор карары нигезендә вазифа биләгән 2 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Вазифасыннан  файдаланып мошенниклык кылучыга карата  җинаять эше  кузгатылды. Ул бюджет өлкәсендә милли  проектны гамәлгә  ашырганда акча үзләштергән. Шулай ук җинаять  суд эшләре алып  бару кысаларында бер җитәкчедән Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты  файдасына 778362  сум акча  эзләп  алу турында судка  гариза  бирелде. Әлеге гариза  хәзер  каралу стадиясендә.

– Хезмәт хакларын түләүне бер көнгә кичектерү дә  гадәттән тыш хәл. Бездә бу мәсьәлә ничек тора?

–2024 елда  гражданнарның  хезмәткә  хокукларын  бозуның 63 очрагы мәгълүм булды. Судка 75 мең  сумлык 5 дәгъва эше  җибәрелде һәм аларның барысы да  канәгатьләндерелде.  Гаепле 10 вазифаи зат  административ җа­ваплылыкка тартылды.

–Табигатьне  саклау турында  законнар ничек  үтәлә?

–Тикшерүләр барышында табигатьне саклау законнарын бозуларның 23 очрагы билгеле булды. Әйтик, Россия Федерациясе Конституциясенең 42нче статьясы нигезендә һәркем уңайлы әйләнә-тирә мохиткә һәм аның турында дөрес мәгълүмат алуга хокуклы. Җитештерү, куллану калдыкларын җыю урыннары (мәйданчыклары) реестры каты коммуналь калдыклар җыю урыннары, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру турында мәгълүматлар  муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары тарафыннан Интернет челтәрендә аларның рәсми сайтларында  урнаштырылырга тиеш. Табигатьне саклау законнарын үтәмәү  кеше тормышына һәм  сәламәтлегенә зыян  китерергә мөмкин. Интернетта  мәгълүмат урнаштыруга  кагылышлы  таләп  Арташ  авыл  җирлеге башкарма  комитеты тарафыннан  үтәлмәгән  иде. Моннан тыш   атмосфера  һавасы турындагы  законнарның үтәлмәү  фактлары да  ачыкланды. Мисалга, Шәмәрдәндәге  “Проминвесттехнохолдинг” җәмгыятендә начар метеорологик шартлар чорында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү буенча башкарма хакимияте органнары белән килештерелгән чаралар планы эшләнмәгән  иде.  Аларга  ачыкланган кимчелекләрне бетерү һәм  алга таба юл  куймау таләбе белән прокурор тәкъдиме  кертелде.

–Җәмгыятькә зур куркыныч тудыручы экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү юнәлешендә ниләр эшләнә?

–Әлеге юнәлешләрдә мөһим  чараларның берсе – профилактика. 2024 елда террорга  каршы тору өлкәсендә закон бозуларның 85 очрагы билгеле булды. Аларны бетерү буенча  35 пророр  тәкъдиме  кертелде, 32 вазифаи зат  дисциплинар, бер кеше  административ җаваплылыкка тартылды. Экстремизм   өлкәсендә хокук бозуларның 54  факты  ачыкланып, гаеп затларга нигезендә  каралган  чаралар   күрелде.

–Кешеләр сезгә нинди проблемалар белән килә?

–2023 ел күрсәткече белән  чагыштырганда мөрәҗәгатьләр саны 65кә артып, 275кә җитте. Бу күрсәткеч халыкның безгә ышаныч белдерүе турында сөйли. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хезмәткә түләү, пенсия, пособиеләр, алиментлар, коммуналь хезмәт өчен түләүләр белән бәйле. Без бер гаризаны да читкә куймыйбыз. Җитәкчеләр дә гражданнарның хокукларын яклау, закон таләпләрен үтәү буенча игътибарлырак булсыннар иде. Прокуратура  район башлыгының  ярдәмен даими тоеп тора һәм югары бәяли. Прокуратурага йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итү күп очракта суд һәм хокук саклау  органнарында   эшләүче коллегалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү аркасында мөмкин булды.

–2025 елга теләкләрегез?

–Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Прокуратура үсешенә гомерләренең  бик күп елларын багышлаган кешеләргә рәхмәтемне һәм  хөрмәтемне белдерәм. Бүген хезмәт куючыларга һәм прокуратура органнарында хезмәт юллары әле башланып кына килә торган яшьләребезгә дә изге теләкләремне юллыйм. Һәркемнең гаиләсендә бәхет һәм байлык булсын!

Район прокуратурасының планлы һәм планнан тыш тикшерүләре вакытында законнарны бозуның 428 очрагы, шул исәптән законсыз 97 хокукый акт ачыкланган. Бу нисбәттән 97 протест белдерелгән, 22 дәгъва судка җибәрелгән, 350 прокурор тәкъдиме кертелгән, 351 вазыйфаи зат - дисциплинар җаваплылыкка, 28 зат административ җаваплылыкка тартылган, 33 кисәтү белдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев