Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аларга бармактан балдакны салдыра алмаучылар да мөрәҗәгать итә

Декабрь ахырында Коткаручылар көненә туры китереп, ремонттан соң Шәмәрдәннең 4нче эзләү-коткару отряды бинасы файдалануга тапшырылды

   2023 елда  районның төзелеш индустриясендә зур  күләмле капитал  салулар гамәлгә  ашырылды. Шулай ук декабрь  ахырында Коткаручылар  көненә туры китереп, ремонттан соң Шәмәрдәннең 4нче  эзләү-коткару отряды бинасы файдалануга тапшырылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы “Эзләү-коткару хезмәте” дәүләт  казна  учреждениесе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Старков һәм район башлыгы Рәис Миннеханов катнашты. “Төзекләндерү хезмәт шартларыгызны тагын  да  яхшырту максатыннан финансланды. Иң мөһиме, сезнең сәламәтлек. Һәм, әлбәттә,  барлык  чараларны  профилактика өчен генә үткәрергә  язсын. Фаҗигаләр булмасын”,– диде район җитәкчесе  үзенең  чыгышында.

Ремонт эшләре 400 квадрат метр мәйданда үткәрелгән. Төзекләндерү идәннән алып түшәмгә кадәр алып барылган. Практик шөгыльләр үткәрү, медицина, кизү тору кабинетлары, гидравлика, водолаз инвентарьлары саклау, ял итү бүлмәләре, спорт зал,  душ-сауна – барысы да яңартылган.

“Кыскасы,  барлык эшләр коткаручыларның оператив хезмәте ихтыяҗларына туры китереп башкарылды. Хезмәткәрләр  канәгать. Әйтик, водолазларның практик күнегүләре кыш көннәрендә туктап тормый. Шуңа  күрә җылыныр  өчен душ-сауна аларга даими  кирәк. Ремонт бик вакытлы үткәрелгән  чара булды”,– диде отряд начальнигы  Дамир Хәлиуллин.

   Арча, Саба, Кукмара, Балтач һәм Теләче  районнарына хезмәт күрсәтүче коткаручылар инде 15  ел гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрне төрле бәла-казадан  йолу хакына тәүлек буе сакта тора. Юл-транспорт вакыйгасымы, янгынмы, су басумы, урманда адашумы, балык тотканда суга төшәләрме – беренчеләрдән алар ярдәмгә ашыга. Коллектив махсус  әзерлекле 23 хезмәткәрне берләштерә.  Отряд үзенә  йөкләнгән  бурычны үтәү өчен барлык техник  чаралар белән тәэмин ителгән.  2023 елда биш районда  55 эзләү-коткару эшләре алып барылган, 32 кеше коткарылган. Аерым  алганда, транспорт аварияләренә – 17, табигый каза, техноген һәлакәтләргә 8 тапкыр чыкканнар. Коткаручылар  фатирларында бикләнеп  калучыларга да, бармакларындагы балдакларын салдыра алмаучыларга да ярдәмгә  килгән. Арча, Кукмара районнарында судан 3 батучының җансыз  гәүдәсе эзләп  алынган.  Кешеләрнең генә  түгел, башка җан ияләренең гомере  өчен дә  көрәшә  коткаручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев