Алдагы көннәргә ышаныч белән
Сайлауларга, нинди дәрәҗәдә булмасын, бездә элек-электән мөһим вакыйга итеп карыйлар. Авылларда ул үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала, клублардан музыка агыла. Бүген һава торышы да иртүк җылы һәм кояшлы иде
Сайлауларга, нинди дәрәҗәдә булмасын, бездә элек-электән мөһим вакыйга итеп карыйлар. Авылларда ул үзенә күрә бер бәйрәм төсен ала, клублардан музыка агыла. Бүген һава торышы да иртүк җылы һәм кояшлы иде. Иртәнге сәгать 7дә Саба районының барлык сайлау участоклары ишекләрен ачты. Балалар иҗат йортында урнашкан 2483нче сайлау участогына беренчеләрдән булып Фәнил Зиннәтуллин килде. Хуҗалык мәшәкатьләре күп, кулына эш коралы алганчы, гражданлык бурычын үтәргә булган. Шуңа ашыгуы икән. Аңа беренче сайлаучы истәлеге итеп махсус бүләк бирелде.
Сайлауларга һәрвакыт иртә йөрүче Дания һәм Нурфиз Әхәтовлар да бюллетеньнәрне беренчеләрдән булып алдылар. Кызлары Алия белән уллары Данис тә әти-әнисенә ияргән. Алия исә сайлауларда беренче тапкыр катнашты һәм истәлеккә бүләк тә алды.
“Без сайлауларга гел шулай иртә йөрибез. Мин ял көне дө эшлим. Урып-җыю чорында йоклап ята торган вакыт түгел. Республикабыз үсештә булсын, тормышыбыз алга җибәрү өчен тавыш бирдек. Теләкләребезне гамәлгә ашырырга лаеклы кандидат сайлансын. Илләребез тыныч булсын, сугышлар тукталсын", – диде гаилә башлыгы. Алар бәйгедә катнашып «iPhone-15» һәм автомобиле оту мөмкинлегеннән файдалану өчен фотога төштеләр.
“Безнең Балалар иҗат йортындагы участокка 1315 сайлаучы теркәлгән. Тавыш бирү актив кына башланып китте. Хәтта бюллетеньне алуда иртә баштан ук чират та күзәтелде. Гражданнар Республика Рәисеннән тыш, җирле үзидарәгә 3нче һәм 4 нче округлардан Саба шәһәр җирлегенә депутатлар сайлыйлар. Көн уртасына халыкның аеруча актив килүен көтәбез”,– диде участок сайлау комиссиясе рәисе Илнар Гайнуллин.
#Татарстан Рәисен сайлау #Сайлаулар-2025 #Гаилә белән сайлыйбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев