Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Алмалы җәй тәме" дип исемләнгән мәдәни - спорт чарасы

22 август көнне Шекше авылының сабантуй мәйданында "Алмалы җәй тәме" дип исемләнгән мәдәни - спорт чарасы узды. Ул елдагыча пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар белән башланып китте, анда ир-атлар да, хатын-кызлар да катнашты. Җыелган очколар нәтиҗәләре буенча иң "төз" атучылар ачыкланды.

1-3 урыннарны алган иң оста атучылар акчалата призлар белән бүләкләнде, тагын 4 катнашучы кул сәгатьләре алды. Әлеге ярыш Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бәйрәмнең икенче өлешен, концерт программасын ТАССРның 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышладылар. Иләбәр, Эзмә, Югары Симет, Иске Мичән, Тимершык, Миңгәр, Көек авылларыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тамашачылар алдында чыгыш ясадылар, аларга матур җырлар бүләк иттеләр, шаяртып, күңел ачтылар, уеннар уйнадылар. Бәйрәм кичәсе яшьләр өчен дискотека белән тәмамланды. Мәдәни-спорт чарасы Шекше авыл җирлеге башлыгы, Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сәрдә авылы клубы мөдире белән берлектә оештырылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев