Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алтын көзнең алтын парлары

Өлкән парларны тәбрикләү быел 21нче тапкыр үткәрелде. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, гомер көзендә балалар игелеген тигезлектә, бергәләп татудан да олы бәхет юктыр. Шунысы куанычлы, районыбызда да әлеге парлы куаныч хисләре кичерүче гаиләләр шактый.

Районыбызда күркәм гадәт­кә әйләнгән 50 ел бергә гомер иткән алтын парларны хөр­мәтләү тантанасына быел барлыгы 36 пар чакырылып, шуларның 23е бәйрәмдә катнаша алды. Шулай ук 60 ел бергә гомер кичереп, брилиант туйларын каршылаган 12 парның тантанага килә алган алтысы бәйрәмнең иң түрендә булдылар.

Фоторепортаж: Алтын парларны хөрмәтләделәр

Иң элек ярты гасыр гомер кичереп, иңгә-иң куеп яшәгән парлар ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына кул куеп, яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Байлар Сабасында яшәүче Нәзирә апа һәм Равил абый Йосыповлар да алтын туйларын каршылап, Урта Сабаның имам-хатыйбы булган Равил абый бәйрәмне изге Коръән сүрәләре белән башлады. Изге дога белән башланган эшнең ахыры да хәерле буласы билгеле. Өлкәннәрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, шәхси тормышта да, хезмәттә дә үрнәк булып яшәгән өчен олы ихтирамын белдерде. «Сездән дә кадерле, хөрмәтле кеше юк. Сугыш чоры балалары булганлыктан, сезнең буынга зур сынаулар аша үтәргә туры килгән. Үзегезнең илебез өчен куйган фидакарьлегегез, изге эшләрегез нәтиҗәсендә бүгенге матур тормышларда яшибез. Лаеклы ялда булсагыз да актив тормыш алып барасыз, хезмәт куясыз, үзегезнең тормыш тәҗрибәгездән чыгып онык-оныкчыклар тәрбиялисез. Изге эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын» - диде үз чыгышында район башлыгы. Федераль салым идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов та изге теләкләр җиткерде. Алып баручылар алтын парларыбызның гомер юллары белән таныштырудан күренгәнчә, алар арасында төрле һөнәр, язмыш ияләре бар, әмма барысын да үрнәк, тату тормыш, бәхетле картлык берләштерә. Мәсәлән, Шәмәрдәндә яшәүче Минҗиһан һәм Илгиз Вәлиевлар моннан 51 ел элек клубта танышалар. 50 ел тату яшәүнең серен Минҗиһан апа гомер иткәндә бер-береңне тыңлый белүдә дип саный. «Безнең гаиләдә һәркем иң беренче кешенең сүзен тыңлап бетерергә гадәт­ләнгән. Балаларны да шулай тәрбияләдек. Бер-береңнең сөйләмен бүлмичә, сүз кыстырмыйча, аңлашып яшәү тигез, матур тормышның нигезен кора. 18 яшемдә кияүгә чыктым, бер ул, бер кыз үстердек. Дүрт оныгыбыз бар. Аларга да үзебезнең тормыштан чыгып, тигез яшәү серләре белән бүлешәбез, киңәшләребезне бирәбез. Тормыш иткәндә ашыгып карарлар кабул итәргә ярамый», - ди Минҗиһан Галиева. Кичәнең иң өлкән пары, 67 ел парлы гомер итеп, таш туйларын билгеләп үтүче Чәбки Саба авылыннан Сәкинә һәм Галимулла Насыйбуллиннар узган атнада гына яшьлек туйларын уздырган Яңа Мичән авылыннан Алсу һәм Радик Ибраһимовларга изге Коръән китабы тапшырдылар. Яшь гаилә олугъ бүләкне кабул итеп алып, гаиләләренең ныклы нигезле, озын гомерле буласына ышандырдылар. Башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Кәримов Сәкинә апаның иңнәренә ак шәл салды Галимулла абыйга түбәтәй киертте. Алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаиләләрнең балалары исеменнән Тимершык авылында яшәүче Гөлсәрия һәм Мидхәт Билаловларның уллары Ришат, киленнәре Ләйсән чыгыш ясап, өлкәннәргә шундый җылы бәйрәм оештырып, зур хөрмәт күрсәткән район җитәкчеләренә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештерделәр. «Районыбызның йөзен, дәрәҗәсен билгеләүче, әлеге матур тантанада, күркәм, тату гаиләләр арасында әти белән әни булуы без­нең өчен бик зур куаныч. Без­гә үрнәк булып 50 ел гомер ки­черәләр. Сез күп авырлыклар аша узган буын. Аллаһы Тәгалә сезгә шушы бәхетне күрергә насыйп иткән. Алдагы көннәрдә дә тигез булып яшәргә язсын», - диде Билаловлар.

Тантананы алтын парла­ры­быз башкаруындагы җырлар тагын да ямьләде, үзешчән сәнгать осталарының матур чыгышлары, дәртле биюләре бизәде, теләкләр теләнде, яшьлек хатирәләре барланды, күңелләр нечкәрде. Бәйрәмдә яңгыраган җырдагыча, тергезгән гаилә учакларыгыз сүнмәсен, балаларыгызга озак еллар әлеге учактан җылы алып яшәргә язса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев