1 октябрь 2021 яңалыклары
-
Өч бөртек кыз үстергәннәр...
Быел районыбызда бер түбә астында гомер итә башлауларына 50 ел тулган гаиләләр арасына Тимершыктан Рузалия һәм Тафил Шәвәлиевлар да бар. Алай гына да түгел, алар 2021 елның алтын парлары исемлеге башында торучылар.
-
Бүген без дә лаеклы ялга чыккан өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәче өләштек
Фоторепортаж.
-
Халык санын алу, шәхси вакцинация: татарстанлыларны 1 октябрьдән нәрсә көтә
Законнардагы кайбер яңалыклар 1 октябрьдән үз көченә керәчәк. «Татар – информ» мәгълүмат агентлыгы күзәтүендә алар нинди өлкәләргә кагылачак?
-
Алтын көзнең алтын парлары
Өлкән парларны тәбрикләү быел 21нче тапкыр үткәрелде. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, гомер көзендә балалар игелеген тигезлектә, бергәләп татудан да олы бәхет юктыр. Шунысы куанычлы, районыбызда да әлеге парлы куаныч хисләре кичерүче гаиләләр шактый.
-
Юлбат авылында Гошер сәдакасы җыйдылар
Әлхәмдулилләхи, бүген - изге җомга көнендә, Юлбат мәхәлләсендә гошер садакасы җыелды. Авылыбызның халкына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Читтә калмыйча, барысы да зур активлык күрсәттеләр. Аллаhы ризалыгы өчен җыелган гошер сәдакәсенең бер өлешен агрокөллияткә, бер өлешен Кукмара мөселман мәдрәсәсенә тапшырылды.
-
Сабада укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды
Бүген, 1 нче октябрь көнне, Байлар Сабасының “Олимп” стадионында укучылар арасында “Көзге кросс” ярышы булып узды. Укучылар яшь буенча группаларга бүленеп, 200м - 1000м дистанциягә йөгерде.
-
Ковид чигенергә теләми
Ничек кенә аяныч булмасын, әмма бу чынбарлыкны танырга туры килә. Бүген бөтен дөньяда, Татарстанда, шул исәптә безнең районда коронавирус белән киеренке хәл саклана.
-
Коронавирус таралу сәбәпле, Татарстанда яңа чикләүләр кертергә җыеналар
«Чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин», — диде Марина Патяшина.
-
Началась рассылка налоговых уведомлений
В Республике Татарстан началась рассылка налоговых уведомлений на уплату имущественных налогов физических лиц, а также налога на доходы физических лиц за 2020 год. Рассылка налоговых уведомлений производится поэтапно с сентября по октябрь 2021 года. Гражданам, которые имеют в собственности недвижимое имущество, землю и транспортные средства, необходимо уплатить исчисленные налоги в срок до 1 декабря 2021 года.
-
Татарстан синоптиклары октябрьдә соңга калган әбиләр чуагы булачак дип вәгъдә итә
Ялларда кайбер урыннарда бераз яңгыр яварга мөмкин.
-
Татарстанда Өлкәннәр көненә челлендж старт алды
Ул пенсионерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
-
"Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов алтын юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарны котлады
Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган һәм быел үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар Р. Нотфуллин, Ш. Гарифуллин, В. Зиннәтов һәм аларның гаиләләрен, матур гомер бәйрәмнәре белән котлады. Аларга алдагы көннәрендә сәламәтлек, тыныч тормыш теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге кичтә” дип исемләнгән кичә уздырдылар
Чара барышында “Көзге моң" күргәзмәсе оештырылды, анда могҗизалы композицияләр, алтын яфраклардан һәм табигый материаллардан эшләнмәләр, кабак һәм яшелчәләрдән төрле ризыклар тәкъдим ителде. Катнашучыларның елмаюлы һәм шатлыклы йөзләренә карап, әлеге кичә аларга бик ошаганы аңлашыла иде. Чара күңелле хатирә булып калыр, ә көз һәрвакыт шатлыклы һәм бәхетле ел фасылы булыр дип өметләнәсе килә.
-
1 октябрьгә һава торышы
1 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз яңгыр. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Көндез +8..+13˚ градус.
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне
Хөрмәтле өлкәннәребез, мөхтәрәм ветераннар! Сезне күпне күргән буын вәкилләренә игелеклелек һәм тирән ихтирам чагылышы булган Өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз. Күп еллар дәвамындагы фидакарь хезмәтегез өчен хөрмәтебезне белдерәбез. Яшь буынны тәрбияләүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда сезгә таянабыз. Сез үзегез һәм туплаган бай тәҗрибәгез безгә бик кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы, озын гомерле булыгыз, бүгенге киеренке вәзгыятьтә үзегезне саклагыз. Һәрчак сәламәт, кадер-хөрмәттә яшәгез.