Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ковид чигенергә теләми

Ничек кенә аяныч булмасын, әмма бу чынбарлыкны танырга туры килә. Бүген бөтен дөньяда, Татарстанда, шул исәптә безнең районда коронавирус белән киеренке хәл саклана.

Саннар ни сөйли?

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 сентябрьгә ел башыннан авыручылар саны 1222 очракны тәшкил иткән. Шуларның 43 очрагында ковид ФБУЗ лабораториясендә расланган, 827 авыруга үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Узган елның 12 аенда Covid-19 белән авыручы 756 кешенең 212 сендә диагноз расланса, үпкә ялкынсынуы белән авыручылар 1037 кешене тәшкил иткән.

“Вирусның яңа штаммы: ул бик агрессив”

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов та чирнең һаман саен агрессивлаша баруын яшерми:

- Бүгенге көндә район үзәк хастаха­нәсенең инфекция госпиталендә 22 кеше дәвалана, Казанга җибәргән 9 кешебез бар, тагын 82 кеше өй шартларында дәвалана. Авыручылар нигездә 50-64 яшьлекләр, 1984-90 елгылар да бар. Госпитальгә ковид анализлары расланган өлкән яшьтәгеләрне беренче чиратта салырга тырышабыз. Шикәр, симерү, йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш кебек хроник чирләре булган кешеләр бу авыруны катлаулырак формада кичерәләр. Алар даими күзәтү астында кала. Хәзер коронавирусның яңа штаммы барлыкка килде, - полиморф, ягъни төрле формада күзәтелә торган вирус, ул бик агрессив, организмны тиз арада зарарлый, алдагысыннан аермалы буларак, башлангыч стадиясендә борынга томау төшәргә, эч китәргә дә мөмкин. Вирус төре үзгәрсә дә, аны дәвалауда кагыйдәләр шул килеш калды. Кеше үзендә авыру билгеләрен сизә башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хастаханәгә авырулар фильтрдан, ягъни аерым керү юлы аша үтә. Вакытлыча без аны санитар таләпләргә туры килә торган махсус урынга - балалар өчен бирелә торган азык кухнясы ягына күчереп торырга мәҗбүр булдык. Әниләр моны мәҗбүри чара икәнен аңларлар дип ышанабыз. Фильтрга кергәч, авыруга тиешле диагностика үткәрелә, анализлары алына, халәтенә карап, компьютер томографиясенә юллама бирелергә мөмкин. Ковидка анализлар 1-2 көн эчендә әзер була, ул безгә электрон формада җибәрелә. Әлегә авыруны булдырмый калуның бердәнбер ысулы - ул вакцина ясату. Күзәтүләр күрсәткәнчә, прививка ясаткан кешедә бу авыру җиңелрәк формада уза, иң мөһиме- үлүчеләр саны юк дәрәҗәсендә. Халык аңлырак булсын, соцчелтәрләр аша килгән юк-бар хәбәрләргә ышанмасын иде. Әлбәттә, кунакка йөрүдән, мәҗлесләр үткәрүдән тыелып торырга кирәк. Кулларны еш юу, спирт эремәсе белән эшкәртү, борын аша иснәү дә чирдән саклау көченә ия,- ди баш табиб.

Вакцина – чиргә каршы бердәнбер чара?

Бүгенге көндә районыбызда Covid -19 каршы 9494 кеше яки халкының 30 проценты гына прививка ясаткан. Шуларның 7949ы тулы прививка курсы алган. Прививканы коронавирус белән авырган кешеләр дә савыгып 6 ай узгач ясатырга мөмкиннәр. Хәзерге вакытта 50ләп кеше ревакцинация үткән, ягъни беренче ике прививкадан соң ярты ел узгач, яңасын ясаткан. Район хастаханәсендә бу көннәрдә “Гам-Ковид-Вак” (СпутникV), “Спутник Лайт” вакцинасы кулланыла. Вакцинация ике тапкыр 21 көн интервалы белән үткәрелә. Прививка ясатучыны алдан табиб карый. Әгәр дә ялкынсыну авырулары, катараль күренешләр, аллергия ачыкланмаса, инъекция ясала. Хроник авырулары булучыларга да, чирләре “кузгалмаган” чак булса, привиканы ясарга рөхсәт ителә. Әлегә – бәби көтүче әниләргә һәм 18 яше тулмаган гражданнарга гына прививика ясатудан тыелып торырга мөмкин.

“Кызыл зона”

Без “Саба таңнары” һәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе журналистлары хастаханәсендә урнашкан инфекцион госпитальдә булып, авыруларның халәтен үз күзләребез белән күреп кайттык. “Кызыл зона”га кергәнче өстебезне алышырга- махсус комбинезон, баш, аяк киеме, икешәр кат перчатка кияргә, күзләрне, авыз-борыннарны капларга туры килде.

Коридорда тынлык, беркем йөрми, палаталар арасында әледән әле күренеп алучы шәфкать туташлары гына бу шомлы күренешкә бераз җанлылык кертә. Бүлектә барлыгы 4 табиб, 12 шәфкать туташы, 14 санитарка хезмәт куя. 8шәр сәгать, 3 сменага бүленеп эшлиләр. Биредә ятучы 22 кешенең икесе –бер ир-ат һәм хатын-кызның хәле бик авыр иде, билгеле, без алар янына үтә алмадык. Палата ишекләре аша махсус шланглар ярдәмендә кислород сулап ятучы авыруларны гына күрү мөмкин булды. Кайбер дәваланучылар инде аякка баскан, әкренләп тернәкләнеп киләләләр. Араларында хәбәрчебез Сабадан Муса абый Абдуллинны күрү дә көтмәгәнрәк булды. “20 сентябрь көнне бик авыр хәлдә салдылар бирегә, тормыш иптәшемнең хәле тагын да яманрак иде, табиб Илгизәр Гарипов бригадасы кабул итеп алды, тиешле дәва билгеләнде, инде әкренләп терелүгә таба, Аллаһка шөкер. Бик әйбәт карыйлар, тәрбия яхшы, шулай да беркемгә дә авырып хастаханә юлын таптарга язмасын иде, сакланыйк, сәламәт булыйк, “-дип озатып калды ул безне.

“Бу чир бетсен иде дип телим”

– Хәлсезләнеп ике көн йөрдем, бу әллә теге афәт чир микән соң дим үзем балаларга. Ул арада йөри торгач, бөтенләй кәефсезләнеп, урын өстенә калдым- дип искә ала ковидны җиңүчеләрнең тагын берсе- Сатыштан Дания апа Мәсгутова.

-Ул арада киленем дә эштән авырып кайтып керде. Фельдшерыбыз Эльмираны чакырттык. Ул, рәхмәт яугыры, эшне кызу тотты, безгә тиз арада район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Анда вакытында тиешле дәва биреп, ике атна дигәндә терелдек. Фельдшерыбыз да, күршеләребез дә гел кайгыртып, булышып тордылар. Үзем вакцина ясатмаган идем шул, киленем прививкалы булгач, авыруны җиңелдән кичерде. Казандагы 73 яшьлек бер туганыбыз да коронавирус белән бик каты авырды, “прививка ясаткан булуың гына үлемнән саклап кала алды сине” дигәннәр үзенә табиблар. Инде бу чир бетсен иде дип телим, тормышлар әйбәт, бөтен җир җитеш, бөтен нәрсә бар, алга таба бар кешегә тынычлап яшәргә язсын иде”,– ди Дания апа.

Әлегә, ни кызганыч, вирус чигенергә ашыкмый, ул, әйтерсең, кешелеккә каршы “сугыш” игълан иткән, мәкерле планы белән һаман да һөҗүм итүен дәвам итә...

Сакланыйк, тагын бер мәртәбә сакланыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев