Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат авылында Гошер сәдакасы җыйдылар

Әлхәмдулилләхи, бүген - изге җомга көнендә, Юлбат мәхәлләсендә гошер садакасы җыелды. Авылыбызның халкына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Читтә калмыйча, барысы да зур активлык күрсәттеләр. Аллаhы ризалыгы өчен җыелган гошер сәдакәсенең бер өлешен агрокөллияткә, бер өлешен Кукмара мөселман мәдрәсәсенә тапшырылды.

Гошер садакасын җыеп төяүдә, урнаштыруда зур булышлык иткән егетләргә аеруча зур рәхмәтемне белдерәм. Аллаhы Раббыбыз барыбызга да саулык-сәламәтлек, йорт-җирләребезгә бәрәкәт, үзебезгә -балаларыбызга тәүфыйк хидәятен биреп хәерле гомерләр яшәргә насыйп итсен. Шифалы яңгырларың яудырып киләсе елларга да мул уңышлар җыярга насыйп итсә иде. Амиин.
 
Юлбат авылы имам-хатыйбы Фаиль хәзрәт Тухбатуллин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев