Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч бөртек кыз үстергәннәр...

Быел районыбызда бер түбә астында гомер итә башлауларына 50 ел тулган гаиләләр арасына Тимершыктан Рузалия һәм Тафил Шәвәлиевлар да бар. Алай гына да түгел, алар 2021 елның алтын парлары исемлеге башында торучылар.

undefined

“Тавил белән алты ел йөрдек. 1971 елның 2 гыйнварында өйләнештек. Дөресрәге, Яңа елның икенче көнендә 21 яшемдә менә бу мине урлап алып кайтты,– ди Рузалия апа шаярту белән ярты гасырлык тормыш юлдашына күрсәтеп.–Ул елда Тимершыкта гыйнвар башында ук гаилә коручылар күп булды. Башта иремнең күршесендәге егет өйләнде. Аннары Тафил. Икенче көнне Мидхәт Билалов башлы-күзле булды. Шулай гомер үткән дә киткән. Әле кичә бер хатын белән шул хакта сөйләшеп торган идек. Әллә 50 ел, әллә 50 көн шунда, сизелмәгән дә”.

Гомерләре заяга узмаган Шәвә­лиев­ларның. Икесе дә 7шәр балалы ишле гаиләдә яшьтән әти-әниләренең кул арасына кереп үскәннәр, гел мактаулы хезмәттә булганнар, өч кызга гомер бир­гәннәр. Рузалия апа 8нче сыйныфны тәмамлауга, фермага эшкә килә һәм 38 ел отпускага да чыкмыйча сыерлар сава. Декрет ялларына да баласын тудырырга бер атна кала гына китә. Тафил абый армиягә тикле Казахстан якларында булып кайта. Солдат хезмәтеннән соң, ике ел хәрби комиссариатта эшли. Аннары лаеклы ялга чыкканчы туган авылы кырларында комбайн йөртә, кышларын хуҗалык терлекләренә тегермәндә он тарта.

“Аллага шөкер, тормышта бик аңлашып яшәдек. Гаилә коргач та, колхоз салып биргән йортта матур гомер иттек. Өч кыз үстердек. Берсе – Сабада, олы кызым Тимершыкта яшиләр. Зәнфирәм генә еракка – Себергә китеп барды. Инде 7 оныгыбыз, 2 оныкчыгыбыз бар. Себердәге оныклар да җәй буе авылда торып китәләр”,– дип сөйли Рузалия апа. Менә шундый гади һәм гадәти гаилә Шәвәлиевлар. Орденлы каһарманнар да, зур дан-дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр дә түгел алар. Гади булып күренгән кешеләрнең дә үзенчә кабатланмас шәхесләр икәнен күреп сөенәсең. Андыйлар авыл, урам саен. Һәр кешенең тормышы, көнкүреше, яшәеше үзенә генә хас холкы, вакыйгалар һәм вәзгыять белән үрелеп, яшәү дигән табигый халәтне тудыра. Ә олыгайган көнеңдә сине кайгыртып яшәүче балаларың булу кешене бәхетле итә. Шуны раслагандай, без Шәвәлиевларда чакта, өйгә Тимершыктагы кызлары Земфира килеп керде. Әнисе телефонын алмаган да, шуңа борчылган икән. “Аллага шөкер, тигезлектә үстек. Бик матур яшәдек. Тату гаилә безгә яхшы тәрбия учагы булды, хезмәт сөяргә өйрәндек. Яшьтән әни белән фермада, әти янында комбайнда да эшләдем. Инде исәнлектә-саулыкта, тигезлекләре белән яшәсеннәр”,– дип сөйләп китте ул. Сүзен әнисе кебек “Аллага шөкер”дән башлады. Шәвәлиевлар – тормышта оптимист, яшәүдән туймаган затлар. Әңгәмәмне дәвам итеп: “Олыгайгач, матди ихтыяҗлар кими, кием-салым да күп кирәк булмый”,– дигән идем, Рузалия апа: “Кирәк әле, урамга чыккач, кешеләр белән аралашкач, күңел үзгәреп кайта”,– дип җавап бирде. Авылларны олыгайгач та яшьлегендәге кебек матур каласы килгән кешеләр бизи дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев