Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЛТЫН НИКАХЛЫЛАР БӘЙРӘМЕ

Олыгайганчы тигез гаилә булып яшәү бәхете һәркемгә дә бирелмәгән. Алтын туйларына җиткәнче кемнәрнеңдер пар канатлары сынып куя, хәтта 20-30 ел яшәгәннән соң, бер-берсеннән туеп, аерылышучылар да бар дөньябулгач. Ә ярты гасыр бергә гомер иткәннәр бәхетле һәм алар башкаларга матур гаилә буларак зур үрнәк тә әле. Шуңа күрә алтын парларны Өлкәннәр көне – 1 октябрьдә бергә җыеп, хөрмәтләү, халыкка чыгару районда матур гадәткә әйләнде.

Әлеге традиция инде 19 ел дәвам итә. Әйтик, 2005 елда 50 ел бергә яшәүчеләр кичәсенә 52 пар чакырылган булган.  Быел исә районыбызда 28 пар үзләренең алтын туйларын  билгеләп  үтә. Тантанага шуларның 23е килә алган иде.

Юбилярларны  иң элек ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  “Алтын никахлар”  китабына  теркәделәр. Аннары сүз  Рәис Миңнехановка бирелде. “Сезнең эшләрегез, мактаулы хезмәтегез, авыр чорларга туры  килгән соклангыч тормышыгыз  киләчәк  буынга үрнәк. Районда, республикада, Россия Федерациясендә нинди  уңышларыбыз бар – барысы да  сезнең тырышлыгыгыз. Сездән   күреп һәм  өйрәнеп яңа  буын  үсте һәм традицияләрне дәвам итә.  Барыгызга да озын гомер, хыялларыгызның тормышка  ашуын телим. Кылган   яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп  кайтсын”,– диде район башлыгы. Алтын парларга федераль салым идарәсе җитәкчесе  урынбасары Андрей Никиташин,  Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина да изге теләк­ләрен  җиткерделәр. 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев