Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арташ урманы аланында укучыларның хәрби кыр җыены булды

Кичә Язлы Арташ авылы янындагы урман аланында укучыларның традицион хәрби-кыр җыены төгәлләнде. Өч көн дәвам иткән чарада мәктәпләрдә X сыйныфны һәм аграр көллиятнең I курсын тәмамлаган 108 егет катнашты.

Җыен  начальнигы  Дилюс  Вәлиуллин  әйткәнчә,  егетләр хәрби-кыр  уеннарын ел буе көтеп алганнар.

“Алар 10нчыга   килүгә, уку елы ахырында өч  көн дәвамында солдат тормышы  шартларында  яшәячәкләрен яхшы беләләр һәм  аңа  ныклап әзерләнә  башлыйлар. Физик һәм рухи чыныктыра торган чара бит. Мәктәптә тормыш иминлеге нигезләрен теоретик өйрәнүнең  практик  чагылышы. Мәктәпләр яхшы әзерләнеп килгәннәр, нәтиҗәләрдә аерма  бик   аз. Барысын  да 5  взводның  стройда   йөрү әзерлеге хәл итәчәк”,– диде ул. 

Егетләргә  хәрби  кыр тормышы бик ошаган. Армаганнар да, талчыкмаганнар  да.

“Мин әле тагын бер-ике  көнгә палаткада яшәп  калыр  идем.  Җиңәргә дип  килдек, дәрестән тыш  калып та программаларны өйрәндек. Мин үзем йөгерү  ярышында катнаштым,  футбол  уйнадык,  пневматик  мылтыктан аттым. Үземә   күп  ачыш  ясадым”,– диде Саба гимназисеннән Рөстәм Нигъмәтҗанов.

Аны:  “Тату гаилә  шикелле, бер  команда булып яшәдек, башка мәктәпләрдән  килүчеләр  белән дә аралаштык. Бик  нәтиҗәле  чара булды. Телефоннан   сөйләшергә  вакыт  калмады”,– дип сыйныфташы  Ислам Шәмсетдинов та куәтләде.  Ислам әле, үзе әйтмешли, “военный”га  китәргә  хыяллана икән.  Гомумән, җыенда  катнашучылар нигездә  армиягә бару  ягында.

Хәрби-кыр уеннары чит төбәкләрдән  килүчеләрне дә берләштергән интернациональ дуслык мисалы да булып тора. Киров өлкәсенең  Малмыж шәһәреннән  аграр  көллияттә белем  алучы Азат Хәкимов белән  Рүзәл Кәбиров та  солдат тормышыннан бик канәгать калганнар. Тажик егете Рамазон Мәхмүтов аеруча Казанга  барып  Калашников  автоматыннан атуны ошаткан. Гомумән, аграр  көллият  командасы  җыенда ике  взвод тәшкил итәрлек 43 егет белән  катнашты.

  Яшь буынны  ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне  камил­ләштерү, хәрби бурычларын үтәргә әзерләү, кыр шартларындагы  солдат тормышы белән таныштыру  максатында   үткәрелгән чараның әһәмияте яшьләр эшләре  һәм  спорт  бүлеге начальнигы  Ирек Гарипов,  хәрби  комиссар  Фәнис  Закиров  чыгышларында  күр­сәтелде.

Иң   күңеллесе, әлбәттә,  ярыш нәтиҗәләре белән таныштыру   иде.  Лицейдан  Әмир Лотфуллин граната ыргытуда һәм  100  метрга  узышуда, Айзат Мирзегалләмов  (Эзмә) – 1000  метрга   йөгерүдә, Бәхтияр Насыйбуллин (лицей) турникта тартылуда, Ильвир Андреев (Лесхоз) автомат  сүтеп  җыюда, аграр  көллияттән Илназ  Якупов химик  саклау  костюмнары  киюдә, Рөстәм Нигъмәтҗанов (гимназия)  мылтыктан атуда  җиңүче  булдылар.  Стройда  йөрүдә аграр   көллият  студент­лары җиңү  яулады. Күчмә  кубокка да 2нче ротаның 1нче  взводы,  ягъни  көллият  командасы ия булды . 

Икенче  урын 1нче ротаның 2нче  взводына  (Шәмәрдән,  Эзмә, Лесхоз), 3нче  урын  2  взводына (гимназия һәм сәләтле балалар мәктәбе-ин­тернаты) командаларына  бирелде.

”Сугышчан туганлык” Бө­тенроссия иҗтимагый оеш­масының  район бүлекчәсе җи­тәкчесе Айрат Садыйков җыенга укучыларны әзерләүдә активлык күрсәткән тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Руслан Гатиятовка, Айнур Вафинга Грамоталар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Идеал Хәлимовка оешма исеменнән “За ратную доблесть”, хәрби-патриотик тәрбия эшендә нәтиҗәле хезмәте өчен Фәннур Галимовка “За помощь и содейст­вие  ветеранскому  движению”  медальләре тапшырды.  Җыен  вакытында спорт  ярышларында  актив  катнашкан  укучыларга    яшьләр эшләре  һәм  спорт бүлеге Грамоталары да бирелде.

Палаткалар кору романтикасы белән башланган лагерь тормышы әнә шулай  укучыларда матур истәлекләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев