Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арту да, кимү дә бар

Үзизоляция вакытында­ Рос­сиядә алкогольле­ эчемлекләр сату 5,2 про­центка арткан. Моңа хәмернең коронавирусны үтерүе турындагы уйдырма да йогынты ясаган. Дөрес, бәяләре артып торуга карамастан, алкоголь болай да үтемле продукция булып кала.

Мисалга, агымдагы елның 4 аенда Саба районында 8,8 мең декалитр, ягъни чагыштыру чоры күрсәткеченнән 108 процентка күбрәк алкоголь продукциясе сатылган. Аракы сату үсеше 111 процент тәшкил иткән. Башка төр алкоголь продукциясе дә (сыра һ.б.) күбрәк эчелгән. Җан башына бүлгәндә 4 айга 2,9 литр туры килә, ягъни 0,3 литрга арткан. Былтыр ел буена бер кешегә исәпләгәндә 9,2 литр алкоголь продукциясе сатылган иде (республика буенча 17,7 л.). Бу саннарга игътибар иткәндә, әлбәттә, фәкать кибетләрдән җибәрелгән спиртлы эчемлекләр турында сүз бара дип аңларга кирәк. Шулай да статистика мәгълүматлары белән чынбарлыктагы картина арасында әллә ни аерма юк. 2019 елда районда легаль булмаган алкоголь продукциясе 17,92 литр гына алынды, 2019 елда 192 литр иде. Җан башына туры килгән эчемлек күләме буенча иң түбән күрсәткечләр Юлбат (4,38 л.), Олы Кибәче (4,95), Курсабаш (5,54), Шекше (5,72) авыл җирлекләрендә.

 Ел башында районыбызда алкоголь продукциясе сатуга лицензияле 10 оешма теркәлгән иде. Былтыр хәмер 31 сәүдә ноктасында сатылса, хәзер 58гә җитте. Ә моннан 10 ел элек аларның саны 160ка якынлашкан иде. Районның алкоголь базарында булган үзгәрешләрдән читтән кертелгән аракы сатуның күпкә артуын күрсәтергә кирәк. Әйтик, 2019 елның гыйнвар-апрель айларында аның күләме нибары 10 литр булса, быел шушы чорда 6700 литрга җитте. Татарстанның үзендә җитештерелгән алкоголь продукциясе сату үзгәрешсез калды – 60 мең литр. Вәзгыять алга таба үзгәрмәс дип әйтеп булмый. ТР алкоголь инспекциясе тарафыннан гыйнвар ае сәүдә күрсәткечләрен анализлау райондагы 7 предприятиенең Татарстанда җитештерелгән һәм читтән кертелгән аракы сатуның тәкъдим ителгән чагыштырма дәрәҗәсен сак­ламауларын күрсәтте. Кайбер сәүдә объектларында чит төбәкләр продукциясенә өстенлек би­релүе күренде. Контроль чаралар вакытында алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләр сату әйләнеше өл­кәсендә әйләнеше гамәлдәге законнарны бозуның 26 очрагы ачыкланды. Болар – ЕГАИС системасына учетка кертү таләпләрен үтәмәү, билгеләнгән үрнәктәге маркасыз аракы, вакы­ты чыккан сыра сату һәм башкалар.

Сәламәтлек өчен куркынычлы сыйфатсыз эчемлектән бигрәк тә авыл кешеләре зыян күрә. Андый күренешләрне кисәтү максатында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы алга таба да рейдларны системалы үткәрүне планлаштыра.

Азат Хәлилов,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инс­пекция бүлеге консультанты

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев