Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АШЛАГАН ҖИР АШ БИРӘ

Язгы кыр эшләре башланырга тора. Ә көзен җыеп аласы уңыш туфракка кертелгән ашлама күләменә дә нык бәйле булачак. Иң элек безгә җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрүнең әлеге нәтиҗәле чарасы турында район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрохимигы Илдус Галиев сөйләде.

  – Районда сөрү җирләре  мәйданы 52 мең гектардан артык тәшкил итә. Бер гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 30ар килограмм ашлама кертер өчен ул безгә физик авырлыкта  10000 тоннага якын  кирәк,– дип билгеләп үтте ул.– Шуның 1 апрельгә 8726 тоннага якыны бар. Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар  сатып алуга максатчан  бюджет  акчалары  бирелә. Ул  акчаларны    бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  килограмм минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырган  очракта  гына алырга  мөмкин. Андый  авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә  гектарга    515 сумнан  артыграк  күләмдә бирелгән акчаны ашламалар  сатып  алу  өчен генә  тотарга ярый.  Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча мул уңыш алу өчен аграрийларга бер гектар җиргә тәэсир итүче матдә исәбеннән 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертергә кирәк. Шуңа күрә әлегә ул җитәрлек  күләмдә тупланмаган  хуҗалыкларда   моңа  игътибарны  арттыру  сорала. Хәзергә иң  күп ашлама запасы “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгында, “Туган  як”, “Игенче”, “Урта Саба” җәмгыятьләрендә. Әгәр дә район буенча алсак, бер гектарга тәэсир итүче матдә исәбеннән 62,9 килограмм ашлама туры  килә, бу былтыргыга караганда 20 килограммга   күбрәк. Бөтенләй дә ашламалары булмаган хуҗалыклар юк. Алга таба  район буенча “Менделеевск Азот” җәмгыяте заводыннан 1000 тонна  аммиак  селитрасы ташыйсы бар.  Язгы  кыр эшләрендә 1030 тонна  аммиак  суы  кертеләчәк. Тагын сусыз аммиак  кертүне дә планлаштырабыз. Шуның белән район буенча бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 70 килограмм ашлама тупланачак..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев