Ашлаган җирдә уңыш арта
Быел көз мөһим агрохимик чара – ачы туфраклы җирләрне ашлау өчен дә уңайлы килде. Бу хезмәт районыбызның сөрү җирләре өчен аеруча мөһим. Чөнки безнең якларда туфрак ачылыгы белән аерылып тора. Агрохимик тикшерүләр шуны күрсәтә. Әйтик, республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 44 проценты ачы туфраклы булса, Саба районында әлеге күрсәткеч 61 процентка җитә. Билгеле, андый җирләрдән тиешле уңышы алынмый. Районда хуҗалыкларга ачы туфракны нейтральләштерү буенча “Агрохимсервис” җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Яңгырларга кадәр бу эшне башкаручы“КамАЗ” шоферлары Илшат Шакиров белән Ирек Галиевны Тимершык басуында фосфор оны керткән вакытта очраттык.
Кем әйтмешли, буран очыралар болар. “КамАЗ”ларының дәүләт номер билгеләре дә бер генә цифр белән аерыла. Килдебәк авылында яшәүче Илшат Шакиров чирек гасыр гомерен шушы хезмәткә багышлаган. “Иртәбаштан эшкә кузгалабыз, чит районга чыгып китсәк, атна буе өйгә кайтмыйбыз. Ике “КамАЗ”га көнгә 80-90 гектар җир ашлыйбыз. Бер гектарга уртача берәр тонна фосфор оны керсә, ә известьлауның үз дозасы бар, шул нормадан чыкмыйбыз. Ияләнгән хезмәт, җирнең уңдырышлылыгын күтәрүгә өлеш кертәбез бит, шуңа күңел биреп эшлибез”,– ди Илшат Шакиров. Шулай ук Ирек Галиевның та бу эштә 10 елга якын тәҗрибәсе бар (сез аларны фотода күрәсез).
Чыннан да, тырышлык бушка китми. “Агрохимсервис” җәмгыяте бухгалтеры Наил Фәтхерахманов әйтүенчә, 1991-1995 елларда районда ачы туфраклы җирләр 47100 гектар тәшкил итсә, 2020 елга 35200 гектарга калган, ягъни 11,9 мең гектарга кимегән. “Бу хезмәт агрохимик тикшерүләр үткәрү юлы белән авыл хуҗалыгы җирләренең торышын даими контрольдә тоту һәм туфракның уңдырышлылык динамикасын тәэмин итү өчен кирәк. Тикшерүләр һәр биш ел саен республика программаларын тормышка ашыру максатында үткәрелә. Диагностика үсемлекләргә азотлы һәм катлаулы ашламаларның күпме микъдарда кирәк булуын ачыкларга ярдәм итә. Известьлау туфракны кальций, магнийга баета. Бу агрохимик чараны башкаруның чыгымнары республика бюджетыннан 80 процентка кадәр каплана. Ә фосфор оны кертү хуҗалыкларның үз хисабына башкарыла”,– ди Наил Фәтхерахманов.
Быел июнь аенда “Туган як”, “Шытсу”, “Кибәче”, “Нырты”, “Курсабаш” хуҗалыкларында барысы 1056 гектар мәйданга фосфор оны кертелгән булса, соңгы ике атнада “Мәртен” агрофирмасында, “Юлбат”, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, “Саба” җәмгыятенең “Тимершык”, “Мичән, “Сатыш” бригадаларында 1035 гектарда эш башкарылган. Җирләрне известьлау эше барлыгы 2194 гектарда (план-2555 га.) үткәрелгән. Известь кертелгән җирдә культураларның тамыр системасы нык була, җәелеп китә. Үсемлекләр биеклеккә дә әйбәт үсә. Известь кертү өчен “Агрохимсервис” җәмгыяте үз карьерыннан 40 елдан артык уңышлы файдалана.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев