Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ашламаны туфракка кертергә, тырмалауга җитди чара итеп карарга!

“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бүлекчәсендә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Бүген “Юлбат” авыл хуҗалыгы  предприятиесенең Килдебәк  бүлекчәсендә район башлыгы Рәис Миңнеханов  катнашында язгы  кыр  эшләренә  әзерлек  һәм  үткәрү мәсьәләләренә багышланган  семинар-киңәшмә үткәрелде. Җитди  сөйләшүгә хуҗалык  җитәкчеләре, агрономнар,  инженерлар   чакырылды. Район  авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур  Хәсәншин киңәшмәне ачканда кереш сүзендә әйткәнчә, агымдагы елда икътисадый  вәзгыять техниканы тулы әзерлек  сызыгына китерү,  ашламалар туплау буенча  тулаем  алганда начар түгел. Хәзергә бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 60   килограмм тирәсе ашлама кайтарылган. “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында ул ике тапкыр  күбрәк туплаган.  Финанс  мөмкинлекле  хуҗалыклар барлык төр химикатларны да булдырган.  Кукуруз орлыгы  тулысы белән  сатып  алынган.  Бөртекле культуралар симәнәсе белән проблема юк. Ягулык-майлау  материаллары мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Хуҗалыкларга барлык  төр  субсидиялөр  бирелгән, сөт  акчалары килгән. 

 “Агротехника таләпләрен үтәү, механизаторларны бер максатка туплау, рациональ түләү шартлары булдыру  – болар барысы да  зур  хезмәт  сорый. Басулардан  кар  китә, җир ачыла. Көньяк  районнарда инде кырга   чыктылар. Безгә дә эшкә бүгеннән әзер торырга  кирәк”,–  диде Гафур  Хәсәншин.

 Авыл хуҗалыгына хезмәт  күрсәтүче компанияләр дә аграрийларга   ярдәмгә  килергә әзер. “Биопрепараты” фәнни-җитештерү  институты директоры,  биология  фәннәре  кандидаты Римма Ибәтуллина, “СоюзАгрохим” җәмгыяте техник  маркетинг буенча төбәк менеджеры  Марат Шәрәфетдинов,  “Агро-Альяс-РИА”ның коммерция директоры  Илдар Имамиев,  “Агросфера” җәмгыятеннән Равил Шаюков биопрепаратларның, агрохимик продуктларның, тамырдан тукландыруның үсемлекләрнең үсешенә, уңышка, корткычларга каршы көрәштә уңай  йогынтысы турында  сөйләделәр. Әлбәттә, һәрнәрсә дә чама белү  кирәк.  Әйтик,  пестицидларны  контрольсез  кулланудан орлыкта күгәрек гөмбәсе  активлашырга  мөмкин. Нәтиҗәдә  ул төрле  авыруларга бирешүчәнгә әверелә.

 

   Рәис Миңнеханов та үзенең  чыгышында  җәй  кышка  карап    явымлы килгән очракта игеннәрнең нык үсеп  егылуы ихтималына, шуның өчен минераль ашламаларны дөрес итеп куллану  зарурлыгына басым ясады.

“Тотылган зур  чыгымнар агротехниканы дөрес үтәгәндә генә үзен  аклый. Механизаторлар башкарган   эшнең  сыйфатын  контрольдә тоту  аеруча  мөһим”,– диде район башлыгы.

  Киңәшмәдән  соң  техника  паркында, амбарга үткәрелгән семинарда  бүлекчә  җитәкчесе  Хәлим Касыймов тагылма  агрегатларның, тракторларның   язгы  чәчүгә әзерлеге белән  таныштырды. Биредә аз  чыгымнар тотып, цистерна  куелган культиваторны сыек  аммиак  кертүгә компьютерлаштырганнар. Шулай ук 2002 елгы  чәчкеч тә ашламаны туфракка  кертү өчен  җайлаштырылган.

“Ашламаларны, грануллар дип әйтик инде, җир  өстендә сипкән  очракта,  аның 30 проценты  югала, үсемлек аны берничек тә үзләштерә  алмый. Күз алдына китерегез, ул гранула яңгыр  яугач  кына җебеп, кайчан үсемлекнең тамырына барып җитә ала. Сошникларны 3-4 сантиметр тирәнлеккә төшереп туфракка  керткәндә ул барыбер дымга эләгә. Димәк,  ашламаны югалту  аз булачак,  күбрәк  файда  китерәчәк. Хәзер барлык  хуҗалыкларда  чәчү комплекслары бар. Без СЗПларны бары тик туфракка  ашлама  кертү өчен генә тотабыз”,– дип ачыклык  кертте Гафур Хәсәншин.

Шулай тырмалауның мөһим агротехник чара икәнлегенә басым  ясады. Эш процессында кырдагы ташларны җыеп бару да механизаторның бурычы. Әгәр шулай итмәгәндә ул  ахыр  чиктә ул ашлык комбайнына  яки азык  ургычка килеп  керәчәк һәм  аларны  ватып зур  зыян  салачак. Тырмалауның бик четерекле эш,  аны  соңга  калдырырга  да, иртә башкарырга  да  ярамаганлыгы әйтелде. Кырга  чыккач әлеге таләпләрнең барысы да үтәлер дип ышанырга  кирәк.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев