Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Аулак өй»дә ниләр бар?

Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш клубы хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, 28 октябрьдә тамашачыга «Милләт яме - йола-бәйрәмнәрдә» фестиваль - конкурсына «Аулак өй» күренешен тәкъдим иттеләр.

  Күренештә аулак өй хуҗалары -әби белән бабай ролен Рузалия Газизҗанова һәм Фәрит Латыйпов башкарды. Гармунчы Фарыйл Тимербаев та  тамашачыларны милли моңнарга күмде. "Өлкән яшьтә булсалар да, һәр чарада актив катнашалар, йөрәкләрендә яшьлек ялкыннары сүрелмәгән, без- яшьләргә үрнәк булып торалар  алар. Спектальдә Лесхоз,Сабабаш авылы яшьләре катнашты. Тамашаны сәхнәгә куюда  Сабабаш клубы мөдире Айгөл Нургалиева,  сәнгать җитәкчесе Гөлнара Мөбарәкшина, мәдәният хезмәткәре Марина Прудаева зур тырышлык куйды.  Бу тамашадан спектакльне карарага килүчеләр генә түгел, без уйнаучылар да зур канәгатьлек алдык. Киләчәктә әле бергәләп берәр спектакль өйрәнергә планлаштырабыз. Аңарчы ноябрь аенда Казанга  Г.Камалга барып "Бию пәрие" спектаклен карап кайтырга ниятләдек. Кыскасы, планнар зурдан. Барыбызга да исән-сау булырга язсын"- дип уртаклашты Лесхоз мәдәният йорты директоры Гөлназ Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев