Автоинспекторлар «Георгий тасмасы» акциясендә катнашты
«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова, дәүләт автоинспекторлары Фәнзил Нуриев, Фаил Мәҗитов Байлар Сабасының үзәк урамында транспорт чаралары йөртүчеләргә, пассажирларга, җәяүлеләргә тасмалар, автомобильгә ябыштыру өчен наклейкалар тараттылар
Ел саен 9 Май - Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекне саклау максатыннан «Георгий тасмасы» акциясе уздырыла. Георгий тасмасы – Россияне саклаучыларның батырлыгы һәм даны символы. Акциягә район автоинспекциясе хезмәткәрләре дә кушылды. «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова, дәүләт автоинспекторлары Фәнзил Нуриев, Фаил Мәҗитов Байлар Сабасының үзәк урамында транспорт чаралары йөртүчеләргә, пассажирларга, җәяүлеләргә тасмалар, автомобильгә ябыштыру өчен наклейкалар тараттылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә чакырдылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. “Җәяүлеләрдән дә зур игътибар сорала, Оныклар белән урамнан барганда, зебрадан чыкканда сак булырга кирәк. Кыш көннәрендә юл бозлы вакытта ашыгырга ярамый, таеп егылуың да бар”, – дип аңлаттылар юл-патруль хезмәте инспекторлары. “Хәзер безне оныклар үзләре өйрәтә”,– диделәр өлкән яшьтәге апалар.
Автоинспекторлар әнә шулай кагыйдәләрне бозмаучы машина йөртүчедәрне дә туктатты. Шелтә белдерергә түгел, ә бәйрәм уңаеннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев