Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АВЫЛ “ДОКТОРЫ“ РУЗИЛӘ

«Миңа кешенең бер рәхмәтен ишетү, авыру­ның савыга башлап, битенә алсулык йөгергәнен күрүдән дә олы куаныч юк. Бу минутта мин иң бәхетле кешегә әйләнәм. Хезмәтемнең кешеләргә кирәкле икәнлеген тою тагын да көч өсти», – ди Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рузилә Мөхәммәтова. Аның белән аралаша башлауга, күңелгә табиб шундый булырга тиеш, дигән уй килә. Авырулар белән мөгамәләсен, хезмәтенә бирелгәнлеген күргәч, чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булуына инанасың.

Рузилә Мөхәммәтованың Олы Шыңарда медпункт мөдире булып эшли башлаганына 33 ел узган. Ул хезмәт күрсәткән авылларда 800 кеше яши һәм участок районда халык саны буенча иң зурлардан санала. 2007 елдан авыруларны мәктәп, балалар бакчасы урнашкан бинада кабул итә. «Эшләү дәверендә күпне кичерергә, күп кешеләрнең гомерен саклап калырга туры килде. Шунысы куанычлы: медпунктта тиешле шартлар булдырылган. Беренче ярдәм күрсәтер өчен бөтен препаратлар бар. Озак еллар хастаханәнең элекке баш табибы Зөфәр Сираҗиев кайгыртучанлыгында эшләргә туры килде. Хәзерге җитәкчебез Марат Йосыпов та “Фельдшерлар – авыл табиблары ул”, дип хезмәтебезне күрә белә. ФАПлар белән турыдан-туры эшләүче баш табиб урынбасары Дания Минһаҗева хәлебезне көндәлек белешеп, нинди проблемаларыгыз бар, дип кызыксынып тора”, – ди Рузилә Мөхәммәтов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев