Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл фельдшерларына ярдәмгә яңа вазыйфа барлыкка килде

Сәламәтлек сак­лау министрлыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-аку­шерлык пунктларында фельдшер ярдәмчесе вазифасы кертелде.

 

Билгеле булганча, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан республиканың Сәламәтлек сак­лау министрлыгы яңа проект кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында фельдшер-аку­шерлык пунктларында фельдшер ярдәмчесе вазифасы кертелде. Районда 35 ФАП  фельдшер ярдәмчеләре белән тәэмин ителгән, –Фельдшер ярдәмчесе вазифаларына пациентларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның 1 этабы кысаларында чаралар үткәрү (анкета үткәрү, кан  басымын үлчәү, антропометрия һ. б.), дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карау һәм башкалар”,– ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина .

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә үткәрелүче мондый укулар 20 октябрьдән башланган  иде. Программа 30 гыйнварга кадәр дәвам итте.

“Мин 2001 елдан  бирле ФАПта халыкка хезмәт  күрсәтәм.  2018  ел­дан Кызыл  Мишә фельдшер-аку­шер­лык пунктында   эшли  башла­дым. Эшебез  күптармаклы һәм җаваплы. Иң  беренче  чиратта ха­лыкка кичектергесез  беренче ярдәм күрсәтәбез.  Кызыл Мишәдә – 312, Көектә 125 кеше  яши. Алар­ның сәламәтлеген кайгыртабыз. Беренче  чиратта балаларны  конт­рольгә  алабыз. 2023  елда барыбызны да сөендереп ике  авылга биш бала  туды. Шөкер, барысы да тәртип. Фельдшер  ярдәмчеләре бил­геләү турындагы яңалыкны да  куа­нып кабул иттек. Хәзер ике уң  кулым бар.  Көеккә  Екатерина Са­лихова,  Кызыл Мишәдә Зәлидә Рәх­мәтуллина шушы  вазифага те­ләп  алындылар. Бергә-бергә  ки­ңәш­ләшеп,  ярдәмләшеп  эшли­без”, – диде Кызыл Мишә ФАП  мөдире Гөлнар Сәлимгәрәева.

Аның Кызыл Мишәдәге яр­дәм­чесе белән медпунктта   үз  вазифа­сын башкарганда таныштык. Ак халатлы шәфкать иясе булырга   күптәннән хыялланган Зәлидә. Ни­һаять, теләгенә ирешкән.

  “Мин Кызыл  Мишәдә  килен  кеше, 15  елдан бирле халыкның барысын  да   яхшы беләм.  Бу өлкәдә  эшләргә  бик  кызыга  идем. Шуңа  күрә күңелгә хуш  килгән   вазифага  теләп  алындым. Безне Казан медицина  көллияте аша онлайн  4 ай укыттылар. Кичә “5”легә имтихан биреп  кайттык.  Февральдә сертификат тапшырачаклар,  Аллаһ боерса”,–  диде Зә­лидә Рәхмәтуллина. 

  Аның бурычы – авыруларның сәламәтлеген тик­­шерү күрсәткечләрен махсус дәф­тәргә язып барып, фельдшерга  җиткерү. Ул диспансерлаштыру өчен беренчел тикшеренү узарга   килгән Рәхимҗан Фәхриевның кан һәм  күз басымнарын  үлчәде, аннары документларын тутырды.

“Бик яхшы  күңелле, тәмле телле кешеләр эшли. Теләсә нинди вакытта  мөрәҗәгать итсәң дә,  кире бормыйлар, игътибар белән тыңлыйлар, тиешле ярдәм   күрсәтәләр”, – ди­де   ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев