Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгы мәйданчыгында узган уеннарда 1 айлык чебиләр, әтәч, кәҗә бәтие кебек тере бүләкләр дә отып булды [+фото]

Сабантуйга килүчеләрне иң беренче  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәтчәннәре көче белән әзерләнгән зур мәйданчык каршы алды.

Биредә заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе эшләде, һәр  хуҗалык кунакларны  милли ризыклы бәйрәм табыны белән каршылады. Узган елгы Сабантуеннан аермалы буларак, бу юлы мәйданга үтү түләүсез иде.

Түр сәхнәдә концерт барды, аның янәшәсендә төрле спорт уеннары гөрләде. Аркан тарту, чаңгы киеп йөрү, таяк тартышу, хатын-кызлар арасында футбол уены да үз җиңүчеләрен тапты. Балалар арасында да күңелле бәйгеләр, шул исәптән шигырь сөйләү, җыр конкурслары оештырылган иде. Беркем дә бүләксез калмады ул көнне. 

Бәйрәмне “Татар радиосы” ди-джее Рамил Шәрәфиев алып барды. Концертны шулай ук Илдар Әхмәтов, Бәширә Насыйрова, Илшат Мөхәммәтҗанов кебек сәхнә йолдызлары чыгышы бизәде. 

Мәйданда быел беренче тапкыр лотерея уены да оештырылды. Һәр хуҗалык әзерләп алып килгән призлар – 1 айлык чебиләр, әтәч, кәҗә бәтие кебек тере бүләкләр арасында  печән чапкыч, тегермән кебек затлы техника да бар иде. Иң олы бүләк – 1 айлык бозауны Шәмәрдән кунагы отты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев