Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл тормышы үрнәге

Кече Кибәчедә яшәүче Ахуновлар ай саен 40 мең сумлык сөт сата.

undefinedКече Кибәче авылында яшәүче Фәнил Рәшит улын күпләр “Ахун” буларак белә. Паспорттагы Ахунов фамилиясен шулай үз итеп кыскартканнар. Аңа хәтта балалар да ”Ахун абый” дип эндәшә икән. Фәнил Ахунов - авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган инженер-механик. Техниканы яхшы белә. 2000-2006 елларда хуҗалык рәисе булып та эшләгән. Ә хәзерге көндә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы бәйсез, мөскәкыйль кеше. Беркемгә нәрәт тә бирми, үзенә дә эш кушучы юк. Үзенә-үзе хуҗа, кыскасы. Әлбәттә, яшәү өчен көндәлек кирәк акча аларга да күктән яумый. Ахуновлар тормышларын шәхси ярдәмче хуҗалыкларындагы табыш белән алып баралар. Алар Олы Кибәче авыл җирлеге биләмәсендә иң күп мөгезле эре терлек тотучы булып санала икән. Шәхси хуҗалыкларында 16-17 баш мөгезле эре терлек, 8 савым сыеры, сарык малы, йөзләгән кош-корт бар. Менә шулар йортка акча китерә дә инде. “Менә бүген җыйнаучыга 90 литр сөт биреп җибәрдек. Җәйге чорда күбрәк була. 2018 ел кышында сөт бәяләре кискен төшкән иде. Бу күпләргә зур удар булды. Сөт бәяләренең 4-5 сумга төшүе белән килешә алмаучылар сыерларын бетерү турында сөйләшә башлады. Без бирешмәдек. Әгәр башлаган эшеңне ахырынача алып бара аласың икән, нәтиҗәсе барыбер була”,– ди Фәнил Ахунов. Хәзер сөтнең литрын 19 сум 50 тиенгә саталар, сыерлары өчен 34400 сум субсидия дә алганнар. Әлбәттә, бу кадәр малны пай җирләрең булганда гына асрау мөмкин. Ахуновларның 40 гектар җирләре, 2 МТЗ тракторы, бер комбайн һәм берничә төрле авыл хуҗалыгы техникасы бар. Фәнил Ахуновның рационализаторлык һәвәслеге дә көчле, агрегатларны үзенә җайлаштырып көйли, эшне җиңеләйтерлек үзгәрешләр кертә. Печән һәм ашлык белән үзләрен тулысынча тәэмин итәләр, артыгын халыкка саталар да әле. Бернинди кредит-мазар алмыйча, грантларга исәп тотмыйча, үз көннәрен үзләре күрәләр. “Иртәнге бишенче яртыда эшкә керешәбез. Кеше ялламыйбыз. Хатыным белән икебез. Киресенчә, кирәк икән, комбайным, тракторым белән авылдашларыма үзем ярдәмгә киләм. Сыйфаттан зарланучы юк. Ялкау булмасаң, эштән курыкмасаң, хәзер авылда да дөнья көтәргә мөмкин ”,–ди Фәнил. Кредитлардан файдаланмаса да, ЛПХ башлыгы "Тирес әйләнә-тирә мохиткә зыян сала" дигән сүзләрне тәнкыйть утына тоткан өчен Татарстан Президентына рәхмәтле. 2016 елда фермерларны тирес калдыклары өчен штрафка тарту мәсьәләсе күтәрелгән иде бит. “Мин елга 20 трактор арбасы тирес чыгарам. Аны утильләштерү җайланмасы шул басу инде ул, бернинди өстәмә кирәкми”, –ди Ф.Ахунов. Чыннан да, авылларда йортта тормыш барганын тирес күрсәтә, ул юк икән – бу инде борчулы сигнал.

Әйтергә кирәк, Ф.Ахуновның тормыш иптәше Рәфидәнең шәхси хуҗалык эшләрендә булышудан тыш, үз шөгыле дә бар. Үзмәшгуль кулында һәрнәрсә гөлгә, чәчкәгә әверелә. Аларны башта сәйләннәрдән ясаган. Бик вак, түземлек сорый торган шөгыль. Хезмәтен җиңеләйтү өчен уйлап табарга оста ире сәйлән тезә торган махсус җайланма да ясап биргән булган. Хәзер Рәфидә ханым чәчәкләрне изолоннан ясый. Әлеге кыйммәтле материалны Мәскәүдән кайтарталар. “Бер чәчәкне ясау өчен, зурлыгына карап, бер атна да вакыт китәргә мөмкин. Сату өчен дип эшләмим. Бер мавыгу инде. Әмма интернеттан күреп, ерак районнардан килеп алучылар да бар”,– ди үзмәшгуль. Чәчкәләрнең нинди генә төрләрен ясамый ул. Моңа ышану өчен инстаграмына кереп карау да җитә.

“Тормышта кешенең яраткан шөгыле булырга тиеш”, – дип инанган шәхесләрдән Ахуновлар. Аларның язмышка шөкрана кылып яшәве шул хакта сөйли.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев