Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылларны Илһамнар яшәтә

Түбән  Симет авылында яшәүче Илһам Галимов 17 яшендә Казандагы оешма эшчесе буларак, Югары Симет белән Саба  арасында  “Т-4” скреперы  белән  юл  салган да, туган   ягында эштә  калган.

Түбән  Симет авылында яшәүче Илһам Галимов 17 яшендә Казандагы оешма эшчесе буларак, Югары Симет белән Саба  арасында  “Т-4” скреперы  белән  юл  салган да, туган   ягында эштә  калган. 

Армиядә хезмәт итеп  кайткач, берьюлы   ике  яңа техникада  эшли башлый: “Сибиряк”тә иген  ура, “МТЗ-80”дә тезмә культуралар  игә.  Бәрәңге үстерү звеносын җитәкли. Урып-җыюда югары   күрсәткечләргә ирешә.  1993 елда аңа Түбән Симеттә бригадирлык эшен тәкъдим итәләр.

Тракторны,  комбайнны бертуган энекәшкә тапшырдым да, вазифама керештем. Хуҗалык  җитәкчеләре белән  аңлашып, уртак тел табып 16 ел эшләдем. Авыррак еллар  да булды. Язгы  чәчү  ике сменалы, кешесен дә, запас  частьлар  да  табарга  кирәк. Күңелемне җиргә биргәч, кыенлыклар  бик үк  сизелмәде дә. Шул ук  вакытта, гел болай бармас дигән  уй белән, 2006 елда үземә  Яшел Үзәннән “МТЗ-80”тракторы алып  кайткан идем. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтү шуннан башланды. 2015 елда 12 гектар пай  җирен  үземә  рәсмиләштердем”,– дип  сөйли Илһам. 

  Тракторына барлык төр  тагылма агрегатлар булдыра да, Түбән Симет, Иске Мичән, Югары Симет  авылларында  бәрәңге  бакчаларын эшкәртүне үз карамагына ала. Сәламәтлеге буенча  эштән киткәч, ныклап торып малчылык белән  шөгыльләнә башлый. Пай җиренең 4 гектарында печән, калганында  ашлык үстерә. Быелгы корылыкта да гектардан 17 центнерга якын уңыш алуга ирешкән. “Җирен тиешенчә  эшкәртәм, малларга азык өстәмәләре дә алып  кайтам. Акчаны  җәлләп торып  булмый,  чөнки  бөтен табыш  сөттән  керә. Терлекләр  саны җәен  20 гә  җиткән  иде. Шуның 6сы савым  сыеры. Быел нәселле  алыштыру   өчен алган  тана бозаулап,  32 литр  сөт  бирә.  Уртача 25 килограмм тирәсе  чыга.   Сөттән генә  айга 40  мең сум  керә. Моннан тыш 15 баш умартабыз да, аннан да табыш  кертергә була. Гомумән,  авыл  җирендә  иренмичә эшләгән  кеше  мул  яши.

Төп булышчым – хатыным Мәүлия  булды. Өй  салганда да  агачның бер башыннан син  күтәрсәм,  ул икенче  башына барып  ябышты”,– ди Илһам Ханнан   улы.

     Өйләнеп үзләре  янында  калган улы да әтисе  юлыннан  киткән. Шәхси “КамАЗ” белән техника  хезмәте    күрсәтә. Казанда   яшәүче кияүләре дә атна  саен диярлек  кайтып, бабасына  булыша. Алар  барысын да үзләре хәл итәргә тырышалар, ярдәм сорап йөрергә күнекмәгәннәр. Бу тырыш гаиләдә үз көчләренә, үз тырышлыкларына ышанып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев