“Авылның яшь идарәчеләре”. Саба районы җирлекләре башлыклары республикада иң яшь җитәкчеләрдән санала
Чараларның максаты – авыл яшьләрен үз тормышында һәм әйләнә-тирә дөньяда үзгәрешләргә рухландыру.
Мәгълүм булганча, сентябрдә Татарстанда «авыл яшьләре» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында танылган спикерлар авыл яшьләре өчен мастер-класслар сериясе уздыра. Чараларның максаты – авыл яшьләрен үз тормышында һәм әйләнә-тирә дөньяда үзгәрешләргә рухландыру. Үткәрү урыны итеп Татарстанның үсеш потенциалына ия һәм яшьләр өчен кызыклы кече территорияләре сайланган. Әлеге исемлеккә Саба да кереп, 9 сентябрьдә “Сабантуй” комплексында Түбән Кама, Теләче, Арча, Кукмара районнары яшьләре, аграр һәм социаль юнәлешләр буенча белем алучы студентлар һәм чыгарылыш укучылары катнашында “Авылның яшь идарәчеләре” зона чарасы үткәрелде. Башлангычның спикеры Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов булды. “Идарәчеләр – киләчәккә карап фикер йөртүчеләр һәм үзләре җавап бирә торган хуҗалыкны, предприятиене, җирлекне үстерү турында кайгыртучылар. Ул, беренчесе, һичшиксез, җаваплылык, икенчесе – билгеле бер зирәклек, өченчесе – ул билгеле бер талант, чөнки барысы бергә тупланганда гына алга барырга мөмкин”,– диде Аграр яшьләр берләшмәсенең рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм район башлыгы Рәис Миңнехановны да спикер роленә кертте. Алар яшьләр алдында лидерлык тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, иҗтимагый сәясәт өлкәсендә үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм түбәннән инициативаларның әһәмияте турында сөйләделәр. Сорауларның да төрлесе бирелде. Түбән Камадан студентлар лигасы рәисе Максимны команданы яңа идеяләргә мотивацияләү өчен ныклы этәргеч табу мәсьәләсе кызыксындырды. Кукмарадан алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Ландыш Борһанова остазлар һәм яшьләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне дөрес көйләүгә кагылышлы сорау бирде. “Тимур Шәүкәтович! Коллективта дисциплина мөһимрәкме, әле җылы атмосферамы?” –дип мөрәҗәгать итте Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев.
Тулырак «Саба таннары» газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев