Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылым капкасы: Пүкәл авылы сәхифәсе

Пүкәл –Эзмә җирлегенә  кергән  68 хуҗалыклы торак пункт. Тарихта 1678  елдан  башлап  билгеле.

 

Атама мәсьәләсе

Пүкәл –Эзмә җирлегенә  кергән  68 хуҗалыклы торак пункт. Тарихта 1678  елдан  башлап  билгеле. Саба районы авыллары исемнәренең   килеп   чыгышы өйрәнгән профессор  Гомәр Саттаров хезмәтендә  “Пүкәл”  атамасының   килеп   чыгышы чувашча “Пуке” (дуга, пукен – бөкрәю)  сүзеннән   алынган дип   күрсәтелә. Бөкре  кешегә “Пүккәл”  кушаматы тагылган. Авыл  исеменең   килеп  чыгышы турында   безгә башка вариантлар  билгеле  түгел. “Пүкән”   сүзе белән бәйләп  аңлатырга тырышучылар  гына   бар.

     Хуҗалык конторасын – Эзмәгә...

   Тарихи документлардан күренгәнчә,  XVIII гасырның 40-50 нче елларында Эзмә халкының бер өлеше элеккеге урыннан ике чакрым тирәсе көньякка, калкурак урынга һәм чишмәләргә бай булган Сырна елгасының ике ягына күчеп утырган. Урын  алыштыруга Эзмәнең  януы  сәбәпче итеп   күрсәтелә.   Шулай ук болынлыктагы еланнарның   күплегеннән дә халык гарык була.  Аннары хәллерәк хуҗалыклары Олыяз елгасы һәм Менгәр ерымы буена күчеп утыралар. Яңа  урамга Эзмә-Пүкәл атамасы бирелгән. 

  Безне  авыл белән таныштыручы   Пүкәлдә мәчет   салдыруда башлап    йөргән Шәйхетдин  Сәйфетдин улы булды.  Ул тарихка  кагылышлы   күп  кенә мәгълүматларны  дәфтәргә дә теркәп барган. “Кайбер язларда Мишәнең ташып болынга  җәелүе елга буендагы Эзмә халкына  зур проблема тудырган. Йортларны  су баскан, мичләр ишелгән. Халык малларны, җиһазларны  салларга  салып кулкурак  урынга   чыгарган. Тора-бара   башка урынга күчеп  утыручылар да булган. Олыяз елгасы буена йорт салучыларга  кыенга  килә.   Олыяз халкы моңа бер дә риза булмый. Октябрь революциясеннән соң да  пүкәллеләрнең Олыяз елгасының сул як ярына бозауларын бәйләргә дә, казларын чыгарырга да рөхсәт итмиләр. Җир мәсьәләсе буенча Олыяз белән Пүкәл арасында гел ызгышлар булып торган”,– дип  язган   ул.

 

    Күченеп   йөрү өчен тырыш булуың  кирәк. Эзмә-Пүкәлгә  шундыйлар туплана. Күмәк  хуҗалык  төзелгәч тә ярлы яшәмиләр. Колхозга Киров исеме бирелә.  Эреләндерү башлангач та, Пүкәл 7 авылны берләштергән  хуҗалык  үзәге булып  кала. “Аннары колхоз үзәге мәсьәләсе җитәкченең кайдан булуына  карап  хәл ителде.  Контора башта  Олыязга, рәис булып  Фәйзелхак  Ишниязов эшли башлагач  Эзмәгә күчерелде. Шулай итеп,  Пүкәл йортлар  саны 80нән артмый торган  авыл булып  калды”,– дип  сөйли  Шәйхетдин Мансуров.

...Артельне – Шәмәрдәнгә 

    Пүкәл 1932 елда ачылган  тегү артеле белән билгеле. Анда ятьмә үрәләр, бүрек, яка тегәләр. Тулай торагы  да була. Сугыш башлангач,  артель фронт  өчен эшли. Хәрби киемнәр, тун, сырган чалбарларны ат белән Казанга илтәләр,   мех  калдыклары  төяп  кайталар. Олауны талау  очраклары  да була. Хезмәт  юлын тегүчелектән  башлаган Закирә апа Мәүлетованың архивында артельдә эшләүчеләр төшкән байтак  фотолар  сакланган.

 

Мин артельгә 1955  елда   VII сыйныфны  тәмамлагач, 15  яшемдә кердем. Әти, йорт  салырга акча кирәк, дип эшләтү ягын  карады. Артельдә йөздән  артык  кеше бар  иде.  Бер  цехта Мәрьям  апа  Гыймранова заказга  костюмнар, икенче  ягында   толыплар, душогрейкалар  тегү өчен  тире  калдыкларын Казаннан ташыйлар  иде. Директоры  Зариф   абый  Усманов,  бухгалтер  Кәрим  абый, кече хисапчы Кави  Исламов,  цех  начальнигы Госман  Сәгъдиев, технолог Ислам Мөбарәков абый  иде,  Тулай торагында 12 хатын-кыз торды.  1957  елда  артельне Шәмәрдәндә   күчергәч, анда  йөреп, барысы 5  ел  эшләдем. Гомумән,  Пүкәл хатын-кызлары  анда үзе  өчен  хезмәт  урыны тапты. Башта элеваторның  артында  ат  сарае шикелле озын бинада, аннары промкомбинат  урынында эшләдек.  Аннары  мин кияүгә  чыктым һәм Казахстанда  яшәдек. 1998 елда  авылга кайттык.  Әле берничә  ел элек  кенә Шәмәрдәнгә менгәч, промкомбинат территориясендә үзем эшләгән  Пүкәл артеленең агач бинасын күреп  хәйран  калган  идем. Яшьлек  елларым   күз  алдыма  килде.

 Шәйхетдин Мансуров сөйләгәннәрдән:

“Бервакыт 1917 елгы әтиемнең сөйләвенчә, Фәрхетдин исемле  авылдашы белән артельнең  әзер товарын төяп  Казанга  барышлый, рус  авылына кереп  куналар.  Ял итәргә тукталучылар арасында  өч рус  кешесе дә була.  Әтиләр, таланачакларын сизәләр дә, төнлә атларын  җигеп чыгып китеп өлгерәләр.  Юлбасарлар артларынннан Биектауга  кадәр куа. Атларының    яхшы булуы сәбәпле генә  котылып калалар”.

 

Клубта чеби  фермасы

   Пүкәл турында 1949 елгы Әлфинур апа Джураева  да үз истәлекләрен  язган. Җиденче дистәсен  ваклаучының балалар бакчасына йөреп үсүе күпне  сөйли.

 

“Ул бакчада  миннән олыраклар, 1938-1944 елгылар да тәрбияләнде. Авылда сыер,  сарык, куян, тавык  фермалары бар  иде. Осталар чүлмәкләр,  агачтан  кырып  аш-су  савытлары  ясаганнар,  кирпеч  сукканнар.  Бер  елны ташуда  тавыклар агып  киткәч,  калганнарын  клубка   күчереп тордылар.   Яшьләр  клубсыз  калды. Авыл  уртасында   күсе  үрчеде.  Соңрак  ферма  төзеп башка  урынга   күчерделәр.  Авылда бай  яшәүләре сәбәпле репрессияләнгән кешеләр дә байтак булган.  1931 елда минем бабамның  энесе  Гомәр Хөснетдинов Саба районы башкарма  комитеты тарафыннан йорт-мөлкәтеннән мәхрүм ителгән.  Мөбарәк Шәрәфиев, Нурислам Низамиев, Салих Арсланов гаиләләре дә    сөргенгә  җибәрелгән”,– дип искә  алды  ул.

Соңрак  алар  аклана. 1988  елда авылда башлангыч мәктәп төзелә һәм балалар бакчасы эшли башлый, клуб  ачыла. Кызганыч, 2011 елда аларга оптимальләштерү  дулкыны кагыла һәм  мәгариф  учреждениеләре ябыла.  Хәзерге  авылда  клуб кына  эшли.

Алтын  куллы  Рәдиф

 

   

Һәр  авылның күп эш  кулыннан килгән осталары була. Пүкәлдә шуларның берсе – Рәдиф  Шәрипов. Үзем дә  кайчандыр  аның ярдәмен  күргән кеше. Өр-яңа мотоциклнын картер корпусында уч төбе  кадәрле тишек барлыкка килгәч, Рәдифкә әйт, диделәр. Килде һәм төзәтте. Ул 42  ел хуҗалыкта электр белән эретеп ябыштыру  аппаратында  эшләде, кул җитмәслек урыннарга электрод белән үтеп  кереп торбаларны су саркымаслык дәрәҗәдә ялгарга, тимерне бер-берсенә ул урыннан гомер  купмаслык  итеп тоташтырырга өйрәнде. Җөйләре дә беленер-беленмәс кенә  кала иде.  Шешәдән шаккаткыч гараж эшләве турында  республика газетасыннан килеп  яздылар. Рәдиф  Шәрипов 2010  елда пай җирләре  алып, фермер булып  китә. Хәзер бөртекле  культуралар  үстерү мәйданнары 70 гектарга җиткән. Туфракны эшкәртергә, уңышны җыярга бар төр тагылма агрегаты бар.   Хәзер җирне улы исеменә рәсмиләштерсә дә, техниканың  күбесен  үзе иярли.

  Рәдиф Вакыйф  улы берничә чакырылыш рәттән Эзмә авыл җирлеге Советы депутаты да әле.

“Бик  актив. Утырышларда һәрчак  катнаша, башка мәсьәләләр буенча  чакырганда  да хәзер  килеп  җитә. Авыл  халкы  аны ихтирам итә”,– ди аның турында башкарма комитет сәркатибе Фирүзә Хафизова. 

Рәдиф Шәрипов Пүкәлдә 2014 елда  ачылган мәчеткә Шәйхетдин Мансуров белән биек  манара  ясап та зур саваплы  эш башкарды

Мин белгән  Пүкәл

 

   Авылны  1963  елдан  бирле беләм. Шәмәрдән дә  якын  булгач, эшсез  кешеләр  юк. Пүкәлгә хатыным белән ялга-бәйрәмгә  кайткан  саен клубта концерт-кичәләр карыйбыз. Мөдире  Илнур Ибраһимов бик  булдыклы   егет. Пүкәлдә туып-үскән күренекле, укымышлы кешеләр дә бар: Дөрия Рамазанова филология фәннәре докторы,  ә Мәхмүт Габдуллин совет чорында Мәскәүдә нәшер ителгән “Агитатор” журналы мөхәррире булган. Пүкәлдә байлардан калган ике катлы таш йорт бар иде. Мин белгәннән бирле китапханә булып торган, кайчандыр үзем дә кереп, газета-журнал укыган ул бина сүтелде. Аны Низами Хаҗи исемле кеше салдырган һәм биредә бүрек тегү белән шөгыльләнгән булган икән.  Авыл халкының да байтагын эшле иткән. Шунда ук кибете дә булган. Авыл бетмәячәк,  перспективасы бар.

Рәфкать Ибраһимов.

 

Яңа  урамда  кемнәр   яши?

Шуны раслап, авылда  яңа Яшьләр  урамы барлыкка  килгән.  Барысы 15 гаилә җир кишәрлеге  алган, шуның 7есендә инде тормыш кайный. Барысы да  яшьләр,  көндез өйдә булмый торган хезмәт кешеләре.  Эзмә  авыл  җирлеге башлыгы Альмир Шәйхетдиов әйткәнчә, Калатуда  роллерлы, тау  чаңгысы трассасы төзелеше белән бәйле рәвештә Пүкәл белән  Өтернәс  авыллары  арасына  600  метр юлга вак таш салыначак.  Пүкәлдә 2021 елда төзелгән  балалар мәйданчыгы койма белән әйләндереп  алыначак,  өстәмә инвентарьлар   куелачак. 2023 елда  ДРЛ куелган  урам утларын диодлы яктырткычларга алыштыру каралган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев