Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АЙ БУЕ ӨЙГӘ КАЙТМЫЙЧА

Лесхоз интернатында эшләүчеләр үз бурычын хезмәт урынында яшәп үтәде.

undefined

Фотода Светлана Тюшина (сулдан), Гүзәлия Габдерахманова, Гөлназ Тимергалиева, Лиана Вәлиева.

Узган җомгада Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә социаль тармак хезмәткәрләренә пандемия вакытында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырдылар. Чарага безнең районнан, күп балалы ана буларак, Лесхоз картлар-инвалидлар интернат-йортында ашарга пешерүче булып эшләүче Гүзәлия Габдерахманова чакырылган иде. Биш бала әнисе үзизоляция режимы вакытында бер айга якын өенә кайтмыйча, хезмәт бурычын үтәгән. “Үзем генә түгел инде, билгеле. Өлкән пешекче Рәмзия Әүхәдиева һәм Нәзирә Галиева белән эшләдек. Көн саен 80гә якын кешегә ашарга әзерләргә кирәк иде. Беренче мәлдә авыррак булды, аннары ияләштек. Ун ел эшләп, шундый хәл килеп чыгар дип уйламадым. Хәер, алдан белсәк тә, башка эш эзләп йөрмәс идек. Балаларымның кечкенәсе Илфирга 7 яшь, аңа читенрәк булды. “Әни китте”,– дип елаштыргалап та алган. Телефоннан гел аралашып тордык. Балалар эш урыныма килсәләр, ул вакытта тимер койма аша сөйләштек. Ирем Радикның вакытлыча өйдә булуы да ярады. Үз эшебезне башкардык, ризыкларны ашханә өстәленә чыгармыйча, һәр бабайны бүлмәсенә алып кереп ашаттык. Хәзер интернат тормышы элеккеге хәленә кайтты. Әмма дистанцияне әле дә саклыйбыз, битлекләрдән йөрибез,– дип сөйләде Гүзәлия Габдерахманова.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

 

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев