Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Азрак авырыйлар, күбрәк үләләр

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев: Сабада үлү күрсәткеченең республикадагы уртача статистикадан күбрәк булуы – вакытында табибка күренмәү.

Шушы көннәрдә республикада уникаль медицина проектына старт бирелде. Ул “Каждый заслуживает внимания! Һәркем игътибарга лаек!” дип исемләнгән һәм аның беренче этабы 7 районны, шул исәптән Сабаны да колачлый. Проектны республика клиник хастаханәсе һәм Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырачак. Бүген алар Сабада булдылар һәм мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда катнашучыларны яңа башлангыч асылы белән таныштырдылар. "Проект авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауга һәм авыр өзлегүләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән. Һәркем игътибарга лаек!” дибез икән, бу республиканың иң ерак авылларында яшәүчеләргә барып җитүне һәм сәламәтлекләре начар булганнарга дәвалану курсы узарга тәкъдим итүне күздә тота. Без шулай ук гаять мөһим проблема коронавируска каршы вакцина ясатырга башкаларны инандыра алучы фикердәшләр дә эзлибез”,– ди Илья Вольфсон.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгышыннан күренгәнчә, сәламәтлек проектының өстенлекле юнәлешләре – заманча медицина җиһазларыннан һәркем файдалана алуына мөмкинлек тудыру, пациентның мәнфәгатьләренә өстенлек бирү. Авыл җирендә яшәүчеләр артык тыйнак сәламәтлегенә игътибарлы түгел. Статистика Саба районында 1000 кешегә алганда авыручанлык күрсәткеченең республиканыкына караганда 1,3 тапкыр ким, ә үлүчеләрнең артык булуы турында сөйли. Димәк, без аларны вакытында табибка барып җитә алмаулары сәбәпле югалтканбыз. Авыруның медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итү факты беркая да теркәлмәгән. Шушы корреляция безне биредә булырга мәҗбүр итә дә инде. Проблеманы хәл итү өчен табиблар өй саен йөреп чыгачак һәм авыл кешеләрнең сәламәтлеге турында анкета тутырылачак. Туплаган мәгълүматлар бердәм регистрга кертеләчәк, аның ярдәмендә сәламәтлеге начарланган кешеләрне ачыклаячаклар”,– диде баш табиб.

Шундый тикшерү Спас районында үткәрелгән һәм декомпенсация ихтималы югары булган 6000 кеше анкеталаштырылып, 420 кешенең саулыгы “кызыл” зонада булуын күрсәткән. Шуларның 68ендә тромблар балыкка килү билгеләре ачыклаган, җидесенә операция ясалган. Йөрәк-кан тамырларыннан дәваланучылар да аңарчы табибка күренмәгән булган. Барлык медицина ярдәме бушка – медицина иминият полисы буенча күрсәтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев