Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика бәйгесенең зона этабы үтте [+фоторепортаж]

Кеше тормышында иң истә кала торган, куанычлы вакыйгаларны теркәү тантаналарының ни дәрәҗәдә күңелле, тәэсирле үтүе ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына да нык бәйле.

Әлеге өлкә хезмәткәрләре арасында  иң-иңнәрне ачыклау максатыннан  22 сентябрь көнне районыбызның мәдәният йортында  ЗАГС хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручы» бәйгесенең зона этабы узды.

Республика күләмендә икенче тапкыр үткәрелүче бәйгедә  Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Биектау, Әтнә, Питрәч, Арча районнарыннан ЗАГС хезмәткәрләре катнашып,  «Балага исем бирү тантанасын иң яхшы алып баручы», «Никахлашу тантанасын иң яхшы алып баручы», «Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тан­танасын иң яхшы алып баручы» номинацияләрендә үз­­ләренең һөнәри осталыкла­рын күрсәттеләр.   Ачылу тантанасында ТР Министрлар Ка­бинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе  начальнигы, жюри рәисе  Гөлшат  Нигмәтуллина  катнашып, әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап үтте. «Конкурсның  төп максаты – һөнәри осталыгыбызны, эстетик сәләтебезне  үстерү. Бүгенге көндә ЗАГС хезмәткәрләре алдында зур таләпләр тора. Алар һөнәри әзерлекле булу белән бергә,  психолог та, артист та, ягымлы, мөлаем алып баручы да  булырга тиеш.  Шушы сыйфатларны берләштерелгән хәлдә күрү өчен  без бу бәйгене оештырырга булдык», – диде Гөлшат Рәдиф кызы. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов та чараның  һөнәри үсештә зур роль уйнавына басым ясады. Сигез кон­курсант алдан бүленгән номинацияләргә әзерлек белән килеп, үзләре алып барган  тантаналы   чарада  халкыбызның гореф-гадәтләрен,  милли йолаларыбызны күрсәттеләр.    

Кукмара ЗАГСы хезмәткәре Әдилә Камалетдинова  игезәк­ләр­гә исем кушу йоласын тәкъ­дим итте. «Беренче  тапкыр гына катнашам, шуңа да бик дулкынланам.  Чөнки без ни­гездә  законлы никахлашу акт­ларын теркибез, ә бу номинация  үзенчәлеклерәк. Әмма  әле­ге матур  йоланың  бөтен неч­кәлекләрен өйрәндем. Бу без­нең өчен  бәйге генә түгел, тәҗрибә уртаклашу, үзара ара­лашу өчен дә бик отышлы чара», – дип фикерләре белән ур­таклашты Әдилә Камалетдинова.

Районыбыз данын граждан­лык хәле актларын теркәү бүле­генең   өлкән белгече Ми­ләү­шә Вакказова (фотода) як­лап,  ул  яшьләрнең никахла­шуны теркәү тантанасын иң бе­ренчеләрдән булып  зур ос­­талык белән тәкъдим итте. ЗАГС бүлегендә биш кенә ел эшләсә дә Миләүшә  үз но­минациясендә 2нче урынга лаек булды. Никахлашуны тер­кәү тантаналарының барысында да   быелның  26 августында гына  гаилә  тормышына аяк баскан Зилә һәм Руслан Маликовлар  катнашып, бәхетле миз­гелләрен күңелләреннән та­гын  да яңарттылар.  Әлеге ма­­тур парга бер көндә дүрт тапкыр матур  йоланы  башкарырга туры килде.  «Безнең өчен бик кызыклы  һәм күңелле  булды. Төрле районның никахлашу тантанасы төрлечә тәкъдим ителүен, үзенчәлеген, традицияләрен күрдек. Үзебез­гә дә күп яңалык, гаилә тормышы өчен бик тә  файдалы  мәгълүматлар алдык», – диләр Маликовлар.

«Никахлашу тантанасын иң ях­шы алып баручы» номи­на­циясендә 1нче урынны рус те­лендә чыгыш ясаган  Балтач ЗАГСы хезмәткәре Люция  Нигь­мәтҗанова, «Балага исем бирү тантанасын иң яхшы алып баручы» номинациясендә  1нче урынны Теләчедән  Әнисә Тимерханова, «Гаилә тормышы  юбилярларын хөрмәтләү тантанасын иң яхшы алып баручы»  номинациясендә   1нче урынны  Арчадан Гөлназ Маркелова  яулады. 

«Сезнең  эшегездә болар һәр көнне башкарыла торган хезмәт булса, безнең өчен ул күркәм, кызыклы тамашага әйләнде.  Һәрберегезнең аерым сәләтен дә, тантананың мәгънә ягыннан камиллеген дә,  алып бару осталыгын, оештыру сәләтен да бәяләдек. Мондый чара милли гореф-гадәтләребезне сак­лау, буыннардан-буыннарга тапшыру, гомумән,  тәрбия ягын­нан да зур әһәмияткә ия», – диде  җиңүчеләрне тәб­рикләү өлешендә Гөлшат Ниг­мәтуллина. 

Чара районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур чы­гышлары белән үрелеп алып барылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев