Бәйрәм күңелле, әмма иминлек кадерлерәк
Район хакимиятендә террорга каршы комиссия утырышы булды
Өченчекөн Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә Саба муниципаль районында террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә – Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлектә һәм үткәрү чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү, террорчылык актларын кисәтү мәсьәләләре. 2024нең соңгы һәм 2025 елның беренче айлары күңелле дә, җаваплы да вакыйгаларга бай булачак. Әмма илдәге киеренке вәзгыять шартларында саклык турында да онытырга ярамый.
Күп кеше катнашында узачак әлеге чараларда иминлекне тәэмин итү турында утырышта район полиция начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыйпов бәян итте. Хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эшләячәк. Бүген кич Байлар Сабасы үзәгендә Чыршы шәһәрчеген ачуда тәртипне эчке эшләр бүлеге, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре, шулай ук ДНД әгъзалары саклаячак. Халыкны бәйрәм урыннарына махсус техник чаралар белән җиһазланган контроль-үткәрү пунктлары (шатрлар) аша гына кертү каралган. Транспорт хәрәкәте чикләнә, шәһәрчеккә килү юлларына санкцияләнмәгән үтеп керүләрне булдырмас өчен махсус техник киртәләр куелачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган нигезләмә шулай ук гадәттән тыш хәлләр турында халыкка системалы мәгълүмат җиткерүне, авария, коткару хезмәтләренең, техник белгечләрнең, шул исәптән электрикларның кизү торуын оештыруны күздә тота”, – диде Сәйдәш Латыйпов.
Махсус хәрби операцияне дә, әллә кая, еракта бара дип тынычланырга ярамый. Соңгы вакытта ясалган пилотсыз очкычлар һөҗүме дә һәрвакыт уяу булырга кирәклеге турында сөйли. Бу хакта район башлыгы да үзенең чыгышында искәртте. Тревога сигналы булган очракта халыктан тынычлыкны саклавы, күпфатирлы йортларда беренче катка, подвалга төшү ягын каравы сорала. Тәрәзәләргә якын килмәскә кирәк. Җәмәгать урыннарында, подъездларда шикле пакетларга юлыгучыларның да тиз арада полиция белән элемтәгә керүләре мөһим. Пакетларда шартлату җайланмалары, башка куркыныч предметлар булу мөмкинлеген күрсәтүче билгеләргә аннан чыбыклар, бау, чыгып торуы, сәгать тавышы ишетелү һәм башкалар керә. Мессенджерларда Украинадан кергән петардалар, бенгаль утлары турында мәгълүмат йөрүен күздә тотып, Яңа ел кичәләрен аларсыз уздыру хәерле.
Утырышта спорт, мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә үткәреләчәк бәйрәм чаралары турында әлеге оешма җитәкчеләре сөйләде. “Яңа ел чаралары мәктәпләрдә 28 декабрьдә старт ала. Барлык учреждениеләрдә дә бәйрәм чаралары барышында укучыларның иминлеген тәэмин итүгә аеруча зур игътибар биреләчәк, бу юнәлештә эш тиешле таләпләргә туры китереп алып барылачак.
Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар ел саен “Татнефть-арена”да үткәрелә торган республика Рәисенең Чыршы бәйрәмендә катнашачак. Күбесе 10 яшьтән 17 яшькә кадәр булган СВО категориясе балалары. Моннан тыш 26 декабрьдә Саба урта мәктәбе базасында әтиләре махсус хәрби операциядәге, хәзерге көндә балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм яшь ярымга кадәр өйдә булучы балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрү планлаштырыла.
Барлык мәгариф объектлары да куркыныч янавы хакында кисәтүче сигнализация кнопкалары белән жиһазландырылган. Аларның тиешенчә эшләве һәрдаим тикшерелә, барысы да төзек хәлдә. Яңа ел чоры хәвеф-хәтәрсез, имин узар дигән ышанычта калабыз”, – диде мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров.
Полициядә “кайнар элемтә” телефоннары (02, 2-32-02, 2-33-42), 112 хезмәте тәүлек буе эшли, хәвеф сигналы буенча ашыгыч чаралар күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев