Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмдә дә, ялда да юлда алар

22 мартта бөтен дөнья таксистлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Халыкара таксистлар көнен билгеләп үтәләр.

  

  Нәкъ шул көнне, 1907 елда, Лондон урамнарында махсус исәпләгечләр белән җиһазландырылган беренче автомобильләр барлыкка килә. Машинадагы исәпләгечне таксиметр французча такс (плата), һәм грекча метрон (үлчәү) дип атаганнар. Шул вакыттан бирле шәхси шәһәр транспортын такси дип, ә ташучыларны таксистлар дип атый башлаганнар.

  Барасы җиребезгә тиз арада илтеп куючы, начар һава торышында да юлга кузгалучы, нинди генә холыклы пассажирлар очраса да, сабырлык күрсәтеп, итәгатьлек саклаучы бу һөнәр ияләренә һәрвакытта да рәхмәтлеме икән без? Кайчагында төн йокламый, бәйрәмнәрдә ял да итми  руль артында җилдерә таксист. Гаиләсен туендыру, машинасын төзек тоту, бензин сатып алу – барысы да без -пассажирлар түләгән 100 -300 сумнан бөртекләп җыела бит. Рәхмәтләребезне җәлләмик әле, дуслар. Хезмәтләреннән файдаланган очракта, рәхмәтебез белән бергә хәерле юл да теләргә онытмыйк! Һәрвакыт тәгәмәчләрегез алга тәгәрәсен, светофорда яшел ут янсын һәм  өйләрегездә сагынып каршы алсыннар сезне, хөрмәтле таксистлар!

Фотода: Саба таксистлары (архивтан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев