Саба таңнары
  • Тат Лат
  • БАКЧАЛАРНЫ БАЛТЫРГАН БАСМАСЫН

    Узган ел редакциягә куллары “зеленка” белән эшкәртүдән яшелләнгән бер ханым килеп кергән иде. Баксаң, пешүне хәтерләткән җәрәхәтләр барлыкка килүенә балтырган сәбәпче икән. Тик агулы үсемлекнең кайсысыннан һәм кайда зыян күргәнен сорарга онытылган. Чәчәк атканда һәм кешедә аллергия булса, Себер балтырганы да тирене хәйран пешерергә мөмкин. Балачагында әлеге үсемлекне (бәпчек дип тә атыйлар) ирененә тидермәскә тырышып күпләрнең ашаганы булгандыр.

    undefinedСебер балтырганы

    Сугыш вакытында аның яфракларыннан аш пе­шергәннәр. Ә менә Сосновс­кий балтырганы янына якын бармавың хәерле. Аны хәтта иснәргә ярамый. “Балтырганда фурокумарин дигән матдә бар. Ул зонтлы һәм цитруслылар семьялыгына кергән үсемлекләр өчен хас. Фурокумарин сок булып бүленеп чыга һәм ультрашәмәхә нур­­лар тәэсирендә тәнне пе­шерә. Тире кызарып һәм кабарып чыга, куыклар барлыкка килергә мөмкин. Тән тиресе аграк булган саен, пешү көчлерәк. Аллергияле кешеләр өчен куркыныч. Балтырганны ялгыш тоткан очракта, кулны сабын белән яхшылап юарга кирәк”,– ди “Россельхозцентр”ның Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров.

    Сосновский балтырганы

    Белгеч әйтүенчә, Сосновс­кий балтырганы Питрәч, Биектау, Балтач, Арча районнарында таралган. Сабаны урап ук алган булып чыга түгелме соң әлеге үсемлек? Баксаң, балтырган орлыгы 1980 елларда әлеге районнарның кайбер хуҗалыкларына силос культурасы буларак тәҗрибә ясау өчен җибәрелгән булган. Ләкин терлекләр бу азыкны теләмичә генә ашый, аннан соң сөткә һәм иткә ачы тәм керә. Үсемлек согының фототоксик булуыннан тыш, мутаген үзлеккә ия булуы да ачыклана. 2015 елда балтырган авыл хуҗалыгы культурасы статусын югалта. Ул Россия Федерациясендәге чүп үләннәренең тармак классификаторына кергән. “2019 елга балтырганга каршы көрәш өчен Татарстанда 10 миллион сум акча каралган иде. Ләкин алар кулланылмаган. Тендерны откан подрядчы бу эшне башкарудан баш тартты. Чөнки балтырган техни­ка белән үтеп керү кыен булган елга-инеш буйларында үсә. Аңа каршы көрәшүе җи­ңел түгел. Балтырган орлыгы әлеге үсемлек булган районнарда җир эшкәрткән тех­никага ияреп кайтырга мөм­кин. Шуңа күрә саклык чаралары­ күрергә кирәк”,– ди Васил Кәбиров. Шулай ук Себер балтырганының да торак зоналарында юк ителүе хәерлерәк. Васил Кәбиров белән Саба шәһәр җирлеге би­ләмәсен йөреп чыктык – елга-ерганак буйларын­да иркенләп үсеп утыра. “Стадион, спорт мәй­данчыклары тирәсендә үсеп чыкса, аллергияле бала­лар туп артыннан йөгереп кереп алардан зыян күрергә мөмкин”,– ди белгеч.

    Быел Татарстанда мутант үсемлеккә каршы көрәшергә акча каралмаган. Сигез елда республикада балтырган үс­­кән мәйданнар ун тапкыр­ арт­­кан (1000 гектарга якын).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: