Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Бала әнисен көткән кебек көтәм...”

“Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Актив озын гомер» программасы өлкән яшьтәгеләрне сәламәтләндерү, социаль һәм иҗади проектларга җәлеп итү юлы белән аларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен өстәмә шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Районыбызның социаль хезмәткәрләре дә программа нигезендә өлкәннәрнең яшәешен активлаштыру өстендә эшли.

Өлкәннәр белән китапханә, мәдә­ният йорты, спорт өл­кәсендә эшләүчеләр шөгыль­ләнә. Олы яшьтәгеләр җыр-бию, кул эшләре белән бик теләп кызыксына. Мәсәлән, район китапханәсендә өлкәннәрне һәр пәнҗешәмбе көнендә җыялар, аларга осталык дәресләре оештыралар, әңгәмәләр үткәрәләр.

“Мөмкинлек булганда безнең эшчеләр дә төрле оешмаларда үткән әлеге чараларда катнаша. Лаеклы ялга чыккач, күпләрнең талантлары ачыла, эшләгән вакытта башкара алмаган кызыксынулары барлыкка килә. “Актив озын гомер” проекты ярдәмендә өлкәннәр физик яктан гына түгел, психологик һәм мораль яктан да сәламәтләнә. Өендә ул үз-үзенә йомылган булырга, беркем белән дә аралашмаска мөмкин. Шундый чараларда катнашып, әби-бабайлар кеше арасына чыга, дөнья күрә, үзе дә белмәгән сәләтен ача. Без хезмәткәрләребезгә дә аларны урамга алып чыгарга, кул моторикасына ярдәм итә торган эшләр белән кызыксындырырга киңәш итәбез. Берничә тапкыр хәйләләп алганнан соң, өлкәннәр үзләре үк, башка кеше ярдәмен көтеп тормыйча, саф һавага да чыга, кеше белән дә аралаша, хәрәкәтләнә дә башлый”, – ди “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гүзәл Закирова.

Хәзерге көндә районда 36 социаль хезмәткәр 176 кешегә ярдәм күрсәтә. Башта  төп эшләре өй җыештыру һәм ашарга пешерү булса, хәзер максат күбрәк өлкәннәрне тәр­бияләүгә юнәлдерелгән. Хез­мәткәр көнкүреш эшләрне дә башкара, реабилитация чара­лары да үткәрә. Өлкәннәр үзлә­ренә ошаган юнәлешне сайлап ала.

“Хәтер терапиясе” дигән технология бик яхшы эшли. Өлкәннәр үзләренең яшьлеге турында сөйләргә, фотоальбомнар карап утырырга ярата. Шулай ук “Актив озын гомер буларак туризм” дигән юнәлеш тә өлкәннәребезгә бик ошый.  Аларны җыеп, экскурсияләр оештырабыз”, – дип сөйли Гүзәл Закирова.

Сабада гомер кичерүче Фәния апа Гарипова 83 яшен тутырган. Аның улы атна саен кайтып, хәлләрен белешеп, ярдәм итеп тора. Ә атна дәвамында Фәния апаны социаль хезмәткәр Гөлсияр ханым Вәлиәхмәтова тәрбияли.

“Гөлсиярне үз әнием кебек кабул иттем. Бала әнисен көткән кебек көтеп алам. Бик ярдәм итә. Өйдә дә тәртип. Үземне дә төрле физик күнегүләр белән хәрәкәтләндереп тора. Исән-сау гына эшләсеннәр”, – ди Фәния апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев