Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар китапханәсенә балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор килде

Шәмәрдән балалар китапханәсендә лицейның 6нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ю.В.Линиченко) өчен «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү» темасына әңгәмә үткәрелде.

 

Шәмәрдән балалар китапханәсендә  лицейның 6нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Ю.В.Линиченко) өчен «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү» темасына әңгәмә үткәрелде. Чара башында укучылар катнашында «Ватылган тормыш» дигән сценка күрсәтелде һәм «Дәүләт: Мөмкин һәм Ярамый» дип исемләнгән хикәя укылды. Соңыннан «Яшүсмер. Хокук бозулар. Җаваплылык» китап күргәзмәсе ярдәмендә укучыларга аларның хокуклары, бурычлары аңлатылды, юридик җаваплылык төрләре турында сөйләнде. Шуннан соң укучыларга “Коймадагы кадаклар турында” видеоролик күрсәтелде. Чарага балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Раил Васил улы Габдрахманов чакырылган иде. Очрашуның максаты: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, хокукый белемнәрне пропагандалау һәм җаваплы мөстәкыйль карар кабул итү күнекмәләрен формалаштыру. Әңгәмә кызыклы үтте. Укучылар инспекторны игътибар белән тыңладылар, бик теләп сораулар бирделәр һәм төрле вәзгыятьләр турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында балаларга «Хокук бозу» һәм «Җинаять» төшенчәләре, аларның төрләре аңлатылды. Моннан тыш, инспектор тәмәке тартуның, алкоголь эчемлекләренең һәм наркотик чараларның зыяны темасына да кагылды. Әңгәмә ахырында яшүсмерләргә «Хокук бозуны ничек булдырмаска» дигән белешмәлек таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев