Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу мәсьәләләренә багышланган әңгәмә

Җәйге каникулларда эшли башлаган мәктәп яны лагерьлары балалар арасында тормыш иминлеге нигезләре дәресләре алып баруны дәвам итү өчен дә уңайлы вакыт. Җыеп аласы да юк, бу чакта алар бер коллектив, бер гаилә кебек.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова һәм эчке эшләр министрлыгының район бүлеге участок вәкаләтлесе Марат Гатин бер көндә Олы Шыңар, Тимершык, Яңа Мичән, Югары Симет мәктәпләре каршында ачылган лагерьларда булып, балалар белән юл хәрәкәте иминлеге, җәйге чорда үз-үзеңне төрле күңелсезлекләргә дучар итмәү, балигъ булмаганнар арасында хокук бозу мәсьәләләренә багышланган әңгәмә үткәрделәр. Урамда велосипедта, электр самокатларында йөргәндә бик сак булырга, ут белән уйнамаска, тыелган урыннарда су коенмаска, балалар һәм яшүсмерләр өчен кертелгән "комендант сәгате"н үтәргә чакырдылар. Җәй көне урамда йөрү вакыты бер сәгатькә (23.00) озынайса да, бу вакытта инде балаларга өйдә булу хәерлерәк. Гүзәл Ягәфәрова җәйге чорда балалар арасында профилактика эшен дәвам итеп Шәмәрдән лицее, Юлбат, Олы Кибәче, Олы Арташ, Лесхоз мәктәпләрендә дә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев