Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барысына да “плюс” билгесе куелды

Техник карауны ел саен уздыру – мәҗбүри чара.

undefinedРөстәм Харисов механизатор Рәис Шакировның техник документлары тәртиптәме икәнлеген тикшерә

Ул Россия Федерациясенең 2013елда кабул ителгән 1013нче карары нигезендә расланган. Техник карауның мөһимлеген, аның үзйөрешле  машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүен бәяләргә мөмкинлек бирүче кирәкле чара икәнлеген “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында да яхшы беләләр. Биредә тагылма агрегатларны төзекләндерү көзге кыр эшләре тәмамлану белән башланган. Ә  кичә булган техник  карауга хуҗалык  23 берәмлек  үзйөрешле  машина һәм аларга 14 тагылма механизм  куйган иде. Дәүләт техника  күзәтчелеге  идарәсенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Харисов бәя  бирде.

Инженер-техник  хезмәткәрләр, механизаторлар эшкә җаваплы караганнар, хәзерлек сызыгына куелган һәр трактор, аның тагылмалы  агрегаты, җайланмасы төзек хәлдә, буялган, техник таләпләргә җавап бирә. Һәрбер техникада ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аптечка, янгын сүндергеч җайланма, юл һәлакәте вакытында кулланыла торган махсус билгеләр урнаштырылган, механизаторлар тиешле эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Шуның өстәвенә, барысы да вируска  каршы битлекләрдән иде. Язгы чәчү берничек тә кичектереп булмый торган эшләр исемлегендә һәм карантин узганын  көтү  мөмкин түгел. Механизатор  Рәис Шакиров хуҗалыкта гына түгел, районда да бер генә булган яңа  “Туман-2”  тракторы белән басуга  керү мөмкинлеге барында уҗым культураларын,  күпьеллыкларны минераль ашлама белән тукландырырга  да  өлгергән. Ул техник карауга “МТЗ” тракторын да әзерләгән  иде. Язгы  кыр эшләреннән соң, комбайнга  утыра, гомумән,  универсаль механизатор. Фәһим Нотфуллин да 1973тә мәктәп тәмамлаганнан  бирле эшли. Шушы  чорга 2 ел БАМ төзелешендә катнашуы да кергән. Талымсыз “ДТ-75” тракторын инде язгы чәчүгә 2000 елдан бирле үрнәк  әзерли. Чәчкече  көйләнгән һәм куркынычсызлык җайланмалары белән тәэмин ителгән.  Җир өлгерсә, иртәгә кырга чыга ала. Агроном Данил Сәйфуллин әйтүенчә, хуҗалык язгы чәчүне 950 гектарда башкарачак һәм 250 гектарда  кукуруз утыртылачак.”Җиргә аш кертми уңыш  алып булмый.  Минераль ашламалар   бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 152 килограмм исәбеннән тупланды. Былтыр 123 центнер иде. Быелгы үзенчәлек шул, чәчү  алдыннан 300 гектар мәйданны 1,5 центнер  исәбеннән карбамид белән дә  тукландырырга жыенабыз”,– диде агроном. Рөстәм Харисов  һәр техниканы  җентекләп карап чыкты: руль люфтларын махсус прибор белән тикшерде, тормозлары ничек тота,  сигнал утлары  янамы – берсе дә игътибардан читтә калмады. Гомуми әзерлеккә куелган бәя югары булды. Исән-имин эшләргә язсын, диеште механизаторлар. “Кыр эшләренә механизаторлар әзер, егетләр бик тырыш. Дөрес,  күпмедер авырлыклар булыр, әмма зур проблемалар килеп  чыгар дип  уйламыйм. Безнең терлекчелектә җәй буе Үзбәкстаннан килеп эшлиләр иде. Быел алар икәү генә. Күбесе карантин булу сәбәпле  кайта алмый. Шул сәбәпле 9 механизаторыбыз терлекчелектә эшләвен дәвам итә. Шулай да барлык  көчне туплап чәчүне  башкарып чыгарбыз. Язгы  кыр эшләренә җитәрлек ягулык-майлау материаллары һәм алып кайтасы тагын 100 тонна минераль ашлама бар”,– диде хуҗалык  җитәкчесе  Зөфәр Мөхәммәтшин.

Кызыксындыру чараларына килгәндә, җитәкче аны механизаторларны үпкәләтүгә китерүче чара дип саный. Барысына да биргән очракта, ул тигезләүгә китә һәм мәгънәсен югалта. Аның каравы, хезмәткә  түләү югары, хуҗалык механизаторларының уртача хезмәт хакы былтыр 34-35 мең сум булган. Киеренке  эш айларында  тагын да күбрәк чыга.

  • 2019 елда һәр гектардан  45 центнер  уңыш  алган  хуҗалык әлеге  күрсәткечне тагын да яшыртуны максат итеп куя.  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев