Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАШКАРМА КОМИТЕТ ҖИТӘКЧЕСЕ ВӘКАЛӘТЛӘРЕН ТУКТАТТЫ, ЯҢАСЫНА - КОНКУРС

Кичә Саба муниципаль районы Советының Рәис Миңнеханов рәислегендә чираттагы 22нче утырышы булды.

  Утырышта депутатлар берничә мәсьәлә карадылар. Аерым алганда,  Равил Гасыймовның үз теләге белән отставкага  китүе сәбәпле, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттеләр. Равил Гасыймов сүз  алып, үзе эшләгән чорда  башкарма  комитетның бүлек, оешма-предприятие җитәкчеләре белән  кулга кул тотышып мәгълүм эш башкаруын  белдерде. “Алга таба да башкарма  комитетның бердәм команда булып эшләвен телим. Район башлыгы Рәис Нургали улына, барыгызга  да  чын   күңелемнән ихлас рәхмәтлемен. Уңышлар барыгызга да“,– диде Равил Гасыймов.  Депутатлар исеменнән Шәмәрдән  авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Район башлыгы Равил Гасыймовның  башкарма комитет җитәкчесе вазифасында эшчәнлеген югары бәяләп, кылган яхшы эшләре үзенә меңе белән әйләнеп  кайтсын дигән теләк  белдерде.

 Утырышның икенче  көн тәртибендә район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов  Саба  муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга конкурс игълан ителү турында мәгълүмат белән чыкты. Әлеге вазифага дәгъва итүчеләрдән документлар 30 гыйнварга  кадәр кабул ителәчәк. Конкурс комиссиясе тарафыннан квалификация таләпләренә туры килгән башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидат расланачак. Бу хакта район  Советы  карары белән газетаның 4нче битендә таныша  аласыз.

Фәнил Мәүлетов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X