Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Бер очрашу үзе бер гомер

Узган атнада районыбызда зур бәйрәм – терлекчеләр Сабантуе (слеты) булды. Традицион чарага 1000гә якын кеше чакырылган иде. Бәйрәмне мәктәп тәмамлауга хезмәт юлларын терлекчелек белән бәйләгән кадерле өлкәннәребез ямьләндерде.

Шуларның берсе –  Иләбәр авылыннан  Фирая  Мөхәммәдиева.

“Лаеклы  ялга  чыкканнан  соң шушындый күңелле бәйрәмдә беренче тапкыр  катнашуым. Мин терлекчелектә 32 ел эшләдем. Шуның ике  елын туган  авылым Ямбулатта, кияүгә чыккач Иләбәр  фермасында. Күбрәк  сыерлар  саудым. 2014  елда пенсиягә  чыктым. Хәзер дә өйдә генә бикләнеп  утырмыйбыз. Махсус  хәрби операциядә катнашучыларга маскировка  челтәр  үрергә  дә   йөрдек. Ветераннар өчен оештырылган сәяхәтләргә   дә чыгып  торабыз. Мин яшь вакытта “Мишә дулкыннары” әдәби берләшмәсе  утырышларына  да  килә идем. Хәзер дә гел  язасы  килеп тора. Шигырьләрем, хәбәрләрем  “Саба таңнары”  газетасында, республика матбугатында басыла.  Слетка да бик теләп  килдем.  Күптәннән көтә  идем.  Хәзер элек бергә  эшләгән кешеләр белән бик   күрешмибез бит. Бер очрашу үзе бер гомер. Бик ошады,  тагын  шулай  чакырсыннар   иде”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев