Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бердәмлектә – көч

Бу көн һәр хезмәткәргә профсоюз оешмасының хезмәт халкын якларга әзер икәнен тагын бер тапкыр искә төшерә.

Туксанынчы еллар ба­шын­да илебездә җәмә­гать оешмаларының күп­челеге үз исемнәрен үз­гәртте. Кайберләре хәтта эшчәнлекләрен дә туктатырга мәҗбүр булды. Әмма профсоюз оешмасы ил күләмендә үз позициясен саклап кала алды. Барыбызның да хәтерендә, гомер-го­мергә профсоюз хез­мәткәрләре халык мәнфәгатен кайгыртып яшәде. Соңгы елларда профсоюзларның да эшләү алымнары үз­гәрсә дә, төп асылы хезмәт ке­ше­сенең хокукларын яклау, мәнфәгатьләрен кайгырту булып кала.

Теләсә кайсы коллектив алдында торган барлык мәсьәләләрне чишүдә профсоюзларның роле бәяләп бетергесез. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы – иң эре коллективларның бер­се. Мәгариф уч­режде­ниеләрендәге 36 баш­лангыч оешмада 1872 кеше исәптә тора, шу­ларның 1243е – педагогик хезмәткәр. «Башкарма комитет, мәгариф идарәсе һәм профсоюз комитеты арасында социаль партнерлыкның нә­тиҗәле, конструктив сис­темасы эшләп килә. Елдагыча, профсоюз әгъ­залары күптөрле социаль гарантияләр һәм ташламалар белән файдалана алалар. Ташламалы санаторий юлламаларын алырга те­ләүчеләр елдан-ел арта. 2019 елдан башлап инвалид бала тәрбияләүче мәгариф хезмәткәрләренә «Мать и дитя» юлламалары бирелә башлады», - ди мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Айгөл Шәмсевәлиева. Билгеле булганча, 2017 елдан республика комитеты «Кырымга сәламәтлек өчен» дигән яңа төр социаль проектны гамәлгә ашыра башлады. Өч ел эчендә районыбызның 29 мәгариф хезмәткәре Кырымда ял итү мөмкин­легенә ия булды. Быел­гы коронавируска бәй­ле пандемия профсоюзлар эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте, карантин сәбәпле күп кенә мөмкинлекләр чик­ләнде. Әмма кайгырту­чанлыкның асылы – кыенлык күргән кешеләр янә­шәсендә булуда. Проф­союзның роле кү­мәк килешүләрнең, хез­мәтне саклау таләп­лә­ренең үтәлешенә конт­рольне арттыруда кү­ренә. Ел дәвамында проф­союз бюджеты хисабына профсоюз чыршылары, Укытучылар, Тәрбиячеләр, Өлкәннәр көне, 23 февраль, 8 Март һәм башка төрле чаралар үткә­релә. Юбилейлар уңаен­нан район профсоюз комитеты мәгариф ида­рәсе белән берлектә хезмәткәрләрне юбилей даталары уңаеннан тәбрикләү традициясе дә бар. Ел саен сентябрь аенда районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә проф­союз атналыгы бара. Айгөл Шәмсевәлиева әй­түенчә, быелдан районыбызда пилот программа гамәлгә ашырыла башлады. Мәгариф оешмаларының барлык­ профсоюз әгъзасы электрон учетка куелып, алар­ның барысы да яңа электрон профсоюз билетларына – пластик картага һәм аның виртуаль аналогына – федераль бонуслар программасына ия булды. Бу республиканың 650 сәүдә ноктасында ташламалы сатып алу мөмкинлеге бирә дигән сүз. Кибетләр челтәренең саны ай саен арта тора. “2020 ел Бөтенроссия Мә­гариф профсоюзына 30 ел тулу белән дә аеруча истәлекле. Әлеге дата уңаеннан проф­союз алдынгыларына актив тормыш позициясендә булып, мәгариф хезмәткәрләре файдасына уңышлы эш­чәнлек алып баруларын телибез!” – ди Айгөл Шәмсевәлиева.

Кыскасы, профсоюз ул – хезмәт кешесе өчен социаль гарантияләр, аның киләчәккә ышанычы. Проф­союз хәрәкәтенең база принциплары булган бердәмлек, гаделлек һәм хезмәт ияләренең берләшүе киләчәктә үз көчендә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев