Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕРЕНЧЕ РӨСТӘМ ГАТИЯТУЛЛИН БУНКЕРЫ ТУЛГАН

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Олы Кибәче бригадасында уракка чыгулары турында хәбәр алуга, басуга ашыктык. Авылны чыгып хәйран баруга, 110 гектарлы арпа кырында комбайнчылар белән бергә баш агроном Илфат Фатыйховны да очраттык. Кызганыч, сәгать 12дә сибәли башлаган яңгыр техниканы эштән туктаткан. Өченче көннәрен эшләүче механизаторлар “Раушан” сортлы арпаның 84 гектарыннан 2555 центнер бөртек суктырып алырга өлгергәннәр. Бу культура уңышы терлекчелек тармагында куллану өчен траншеяларга салына.

 –Һәр гектардан уртача 33 центнер уңыш  чыга. Арпаның дымлылыгы 34 процент тирәсе, сыттырылган культура өчен әйбәт кенә. Механизаторлар бөр­теклеләрдән яхшы уңыш үстерү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр. Чәчүлекләрне тәрбияләүнең тех­но­логиянең барлык таләпләре үтәлде. Барлык агрочаралар вакытында баш­карылды. Барысы 1240 гектарда урып-җыю   көтә.  Шуның 550 гектары – көзге  культуралар.  Һава шартлары  уңай  килгәндә, арпадан  – 30,  көзге бодайдан 35 центнер тирәсе  уңышка исәп тотабыз. Игенчеләр югалтулар булмасынга  көннәрнең тоташ яңгырларга китмәвен тели,– ди Илфат Фатыйхов.

 Без булган   көнне кырда комбайннарда Инсаф Солтанов, Рөстәм Гатиятуллин, Михаил Семенов, Сатыштан килеп Рәлиф Шәмсиев, Ил­һам Гыйльметдинов,  Әхтәм Сөн­га­­тул­лин эшләде. Ашлыкны Рә­хим Гыйлаҗиев, Рифнур Әхтәмов ташып торды. Эш башлаган   көндә беренче булып Рөстәмнең “ДОН-1500Б” комбайны бункеры тулган. “Нью Холланд”та  Илназ Шәрәфиев белән үзебез чәчкән арпа инде бу. Матур тишелгән. Яздан бирле кыр эшләрендә катнашам. “Дон”ымның 16нчы  сезоны.  Киндеридан үзем  алып кайткан  идем. Әмма үзем 8 ел “Полесье”да эшләдем дә, кабат “Дон”га утырдым. Техника чыгымчыламаса, көне булса,  иртәдән кичкә кадәр кырда инде без. Әле эшнең башы гына, язгы культуралар ямь-яшел, әмма өлгерәчәкләр. Матур күрсәткечләр бе­лән төгәлләнсен”,–ди Рөс­тәм. Башкаларның да быелгы  уракта сынатырга  исәп­ләре юк.

 Бригадада бер үк  вакытта берьеллыклардан  сенаж салу да бара. Азык катнашмасы үстерелгән 217 гектарлы мәйдан 225шәр центнер  яшел масса бирә. Берьеллыклардан 3650 центнер сенаж салынган. “Көзге чәчүгә дә ерак  калмый. Мо­ның өчен  пар җире 200 гек­тарда эшкәртелде. Элиталы “Казанская-560”  сортлы бодай чәчү план­лаш­тырыла”,– ди агроном.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев