Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БЕЗГӘ – 90 ЯШЬ!

Бүген бездә тарихи истә­лекле вакыйга – район газе­тасының “Колхоз байрагы” исеме астында беренче саны чыгуга 90 ел тулды! Нибары бер альбом бите кадәр генә була ул. Ә ни өчен “Колхоз байрагы” соң? 1930 еллар аерым хуҗалыкларны күмәкләштерү чоры. Берләштерүне 1932 елга төгәлләү бурычы куела. Әмма эш җиңел генә бармый. Утызынчы елларда советлар илендә оештырылган колхозлар таркала башлыйлар.

Бу хәл Саба районында да күзәтелә. Партия күмәкләштерү сәясәтен үз уңаена борып җибәрү өчен кискен чаралар күрә. Пропаганда эшен яхшырту максатында район газеталарын булдыру турында карар да шундый шартларда кабул ителә. Шуңа да күпчелек район газеталарының исемендә ”колхоз” сүзе кулланылган.

undefinedРедакция коллективы хәбәрчеләр белән. 1994 ел башы.

Район матбугатының үт­кән юлы озын һәм катлаулы, бу дәвердә аның исеме дә, журналистлар коллективы да һәм гамәлгә куючылар да берничә тапкыр үзгәрде. Лә­кин газетаның максаты гына һаман үзгәрешсез - халыкка тугрылыклы хезмәт итү. Туксан ел эчендә “Колхоз байрагы” “Җиңү байрагы”, “Саба таң­нары” гәҗитләренең 10498 саны дөнья күрде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев