Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнең Зилә – дөнья чемпионы

Шушы көннәрдә райондашыбыз – «Сабантуй» спорт мәктәбе укучысы, Шәмәрдән кызы Зилә Батыршина стендка ату буенча Италиянең Лонато шәһәрендә узган дөнья чемпионатында үзен иң оста мәргән дип танытып, алтын медаль яулады. Шулай ук команда ярышында көмеш медальгә лаек булып, Татарстанны дөнья күләмендә танытты. Зилә китергән әлеге уңыш – 21 яшькә кадәр булган спортчылар (юниорлар) арасында Татарстан тарихында беренче җиңү.

Зиләнең стендка ату белән шөгыльләнә башлаганына әле бишенче генә ел. Әмма шушы аз гына вакыт эчендә спортта зур дәрәҗәләргә ирешеп, ул бүген рес­публикабыз халкын гына түгел, бөтен дөньяны сокландырды. 9 сыйныфта  укыганда дус кызы Диананың үтенечен тыңлап, аңа ияреп кенә яңа ачылган «Сабантуй» спорт мәктәбенә килә. Кызлар кызыксынып китеп, атнага биш тапкыр   тренер Алексеев Юрий Владимирович җитәкләгән түгәрәктә ату бүлегендә өйрәнә башлыйлар. Тәҗ­рибәле тренер Зилә Батыршинаның бу  спорт төренә булган сәләтен беренче көнне үк күреп алып, әти-әнисенә кыз­ларының мөмкинлекләре зур булуы хакында  әйтә һәм  алга таба да дәвам итәргә киңәш итә. Һәм, күргәнебезчә,  ял­гышмый.

  Бүген Зилә Казан шәһәрендәге Идел буе спорт һәм туризм  академиясенең  2 курсын тәмамлаган.  Киләчәктә үзен шулай ук  «Сабантуй» спорт мәктәбенә тренерлык хезмәтенә әзерли...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Зөлфәт Галимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев