Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Кырбаш  авылында «Май чабу» бәйрәме үткәрелде

Мәдәният хезмәткәре Надежда  Черненко авылдашлары белән җыр-биюле күңел ачу программасы әзерләгән  иде.

Бәйрәм уеннардан һәм ярышлардан башка да узмады. Кем  уйнаган-җырлаган Надежда Черненко  истәлеккә бәйрәм   бүләге  өләште. Барысы да балга-коймакка  манып  коймак  ашады Кырбашлылар, кызыклы уеннар оештырып, җырлап-биеп, карачкыларны  болгап  язны чакырдылар. Кемнең иң  шәп  краңгы  ясаганлы да  ачыкланды. Максимовларга  – 1нче, Тимерхановларга  – 2нче, Зәкиевларга  3нче   урын  бирелде. “Май  чабу бәйрәме Кырбаш авылында традициягә керде һәм  елдан-ел  матуррак  оештырыла.  Яратабыз,   көтеп  алабыз. Ул  коймак бәйрәме дип тә атала, атна  буе  коймак  ашыйбыз. Ул көндәлек пешерә торган  гади  коймак түгел,   кояш  шикелле  аерым рецепт белән  пешерелә. Бүген   кичерү  көне. Ягъни  кем кем белән үпкәләшкән,  ачуланышкан, бер-берсен  кичерә  яисә кичерүен   сорый. Бәйрәмгә   яшьләр дә  кайта һәм безнең традицияне  өйрәнеп  кала, димәк майчабу бәйрәме  яши, дәвам итә”,– диде Роза Зәкиева. Бәйрәмнең кульминациясе карачкы яндыру булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев