Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген мелиораторлар  һөнәри бәйрәмнәрен билгели

 Ул  көн СССРда 1976  елда гамәлгә  куелган   иде. Һөнәри бәйрәмнәрен “Саба ПМК "Мелиорация" җәмгыяте коллективы районда 4 объектта  эш  алып барып билгеләп  үтә. 

 Ул  көн СССРда 1976  елда гамәлгә  куелган   иде. Һөнәри бәйрәмнәрен “Саба ПМК "Мелиорация" җәмгыяте коллективы районда 4 объектта  эш  алып барып билгеләп  үтә.  Боларның берсе –  “Ямьле Саба” яр буе зонасында урнашкан Сабинка елгасы яр буен төзекләндерүнең 2нче  чираты.  Татарстан Рес­­пуб­ли­касы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы аша гамәлгә ашыру мелиораторларга йөкләнгән проектның исеме: “Сабинка елгасын чистарту һәм төзекләндерү”. “Главинвестстрой” заказын үтәп, мелиораторлар  узган елларда  50 миллион сумга  якын   күләмдә  төзү-монтаж эшләре башкарды. Нә­тиҗәдә тирәнлеге 2 метрлы, якынча 120 мең кубометр су сыешлы плотина барлыкка килде. Пляж зонасы да  булдырылды. Плотина алдындагы чишмә төзекләндерелде.

Быел  мелиораторлар зур егәрлекле техника белән  яр  буен ныгыту  эшләре  алып бара, турыга “Олимп” стадионына  чыгу  өчен баскыч  корыла.  Шулай  ук зур күләмдә агач утырту  булачак. Объектта прораб Илфар Һадиев бригадасы  эшли. Сулыкның халык өчен яратып ял итү урынына әй­ләнәчәгенә шик юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев