Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген районыбыз эшмәкәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Шул уңайдан Саба мәдәният йортында махсус чара әзерләнгән иде.

Шул  уңайдан Саба  мәдәният  йортында махсус  чара әзерләнгән   иде. “Районыбызның барлык тармакларында сәнәгать һәм  хезмәт    күрсәтүнең 34 проценты  урта һәм  кече  бизнеска туры  килә. Кече  бизнес – район икътисадының   мөһим һәм  үсә баручы тармагы. Районның социаль-икътисадый халәте  эшмәкәрлекнең  динамик  үсешенә турыдан-туры  бәйле: 243 җаваплылыгы  чикләнгән ширкәт һәм 644 эшмәкәр  кулы  астында 3500дән артык  кеше бу авыр һәм  җаваплы өлкәдә армый-талмый  хезмәт  куя. Эшмәкәрләр  район халкы  өчен  эш  урыннары  булдыра, хезмәт   күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, район тормышында  актив катнаша, иганәчелек  ярдәме   күрәтә”,– диде  чараны  алып  баручы  Илназ Мусин. Эшмәкәрләрне  һөнәри бәйрәмнәре белән Саба  муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм үзе  исеменнән  башкарма  комитеты  җитәкчесе  Марат Ишниязов  котлады. “Кем  бүгенге  көндә эшмәкәрлек белән  шөгыльләнә, моны батырлык дип саныйм. Районда җитештерелгән продукциянең дүрт бер өлеше,  ягъни 4 миллиард сумы эшмәкәрлеккә туры  килә. Киләчәктә дә  сезнең эшегез гел шулай зурдан булыр дигән ышанычта  калам. Гел  сезнең  ярдәмегезне тоеп яшибез,  моның өчен сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез”,– диде  ул һәм бер төркем эшмәкәрләргә район башлыгының Рәхмәт сүзен  тапшырды. Аннары эшмәкәрләргә Минзәлә дәүләт татар драма театрының “Түтиләр” спектале күрсәтелде.

Фанил Мавлетов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев