Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Саба аграр көллиятендә студентларга диплом тапшыру тантанасы булды

Тугызынчы чыгарылышта махсус урта белем бирү йортын  96 студент тәмамлады

Тугызынчы чыгарылышта махсус урта белем бирү йортын  96 студент тәмамлады. Аларның  40ы – икътисадчы-бухгалтер, 41е авыл хужалыгы механизациясе, 15 егет төзүче белгечлеге үзләштергән. Быелгы вәзгыятьне   исәпкә алып, катнашучылар  санын  чикләү максатыннан, икътисадчыларга  дипломнар 29 июнь иртәсендә тапшырылган. Механик һәм төзүче  егетләрне дә  тормышларындагы истәлекле  вакыйга белән котларга район башлыгы Рәис Миңнеханов  килде. Бу хакта тулырак газета  сайтында. “Сез көллиятне Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, районыбызның 90 еллыгы юбилейлары белән истәлекле  елда тәмамлыйсыз. Шул  ук  вакытта коронавирус белән бәйле рәвештә тормышыбыз бераз үзгәреп китте. Әмма сез Хан  алымы белән  укучылар буларак,  моңа күпмедер әзер дә идегез. Тәртип ягыннан һәрвакыт  үрнәк  булган  көллияттә белем  алуыгыз да укуның сыйфатында  чагылды. Сезне шундый егетләр итеп үстергәне өчен әти-әниләрегезгә зур рәхмәт. Инде  үзегезне  практикада да уңай  яктан  күрсәттегез. Хезмәтнең нәрсә икәнлеген беләсез. Сезгә киләчәктә дә фәкать  уңышлар гына телим“,– диде  район башлыгы. Казан аграр университетыннан  килгән профессор  Айрат Вәлиев та егетләргә хәерле  юллар  теләде һәм белем  алуларын дәвам итәргә җыенучыларны  югары уку йорты студентлары булырга   чакырды. ”Сезне университетка имтиханнарсыз гына алабыз һәм  үзебездә  көтеп калабыз”,– диде Көек  авылында туган якташыбыз, техник фәннәр докторы, университет ректоры. “Бер караганда шатлыклы да инде, бер караганда  авыр да,– дип башлады  сүзен көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтов.– Менә  кичә 171нче һәм 172нче  группа кызларын олы тормышка  озаттык.  Бездә юк бит инде алар хәзер, кунакка гына гына  киләчәкләр. Сезгә белем биргән укытучыларга да авыр. Сезне 4нче  курска  кадәр укытып, белем-тәрбия биреп, рухи,  физик  яктан ныгытып чыгарабыз. Быел шундый  вакыйга булды:  Кукмараның  элеккеге “Коммунизмга” хуҗалыгына  өч  студентны практикага  җибәрәбез. Һәм  аның  җитәкчесе  аларны бик эшкә алырга теләми. Әмма егетләребез  эшкә кереп киткәч, рәхмәт хатлары башлады.  Дипломның проект эшләгәндә аларның  мәгълүматлары   кергәч,  җитәкчеләре без болай булса,  алда бара торган  “Вахит”ның  да күрсәткечләрен  узабыз дигән фикерне җиткерде. Өч  студент хуҗалык  җитәкчесенә   күпме рух,  киләчәккә  ышаныч  бирде. Сез барыгыз да шундый,  сез практика  узган   җирдә эш гөрләп  барды.  Укытуның төп  билгесе дә шул: сез эшләгән хуҗалык җитәкчесенең һәм  өйдә әти-әнинең  бәясе”. Директор  өч тапкыр бушлай  ашатуны,  бушлай  автобуста   йөрүне тәэмин  өчен,  узган  файдалануга бирелгән бар мөмкинлекләре тудырылган  бина өчен  Рәис  Миңнехановка  коллектив исеменнән рәхмәт   сүзләре  җиткерде.

Район башлыгы бик  яхшы  укыган студентларга дипломнан тыш, “75 лет великой победы. И.В.Сталин. И.В.Сталин”медале дә тапшырды. Кичәге студентларына һәр укытучы изге теләктә: тормышта үз урыннарын табып, биредә алган белемнәрен файдалы эшләрдә кулланып яшәргә язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев