Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген  Юл хәрәкәте иминлеге  дәүләт  инспекциясе  хезмәткәрләре  һөнәри бәйрәмнәрен  билгеләп  үтте

ЮХИДИнең район бүлекчәсе  коллективы  да  һөнәри бәйрәменә үзләренә   йөкләнгән  бурычлар югарылыгында  килә.

   ЮХИДИнең район бүлекчәсе  коллективы  да  һөнәри бәйрәменә үзләренә   йөкләнгән  бурычлар югарылыгында  килә.  Агымдагы елның 6 аенда бүлекчә хезмәткәрләренең  уртак тырышлыгы белән юл-транспорт һәлакәтләренең 3571очрагы  кисәтелде, 39 исерек  йөртүче җаваплылыкка тартылды.  Күп төрле профилактика  чаралары  үткәрелде. 

   Дәүләт автоинспекциясе оештырылган көн уңаеннан ЮХИДИнең  район  бүлекчәсе  начальнигы Марат Гаязовтан редакциягә алынган  котлауда  “Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас  тәбриклим.  Бары җаваплы, принципиаль кеше генә юлларда тәртип сакчысы була  ала.. Барысына да җаваплы  хезмәтләрендә зур  уңышлар, югары дәрәҗәдә профессионализм, юл хәрәкәтендә  катнашучыларга таләпчән, шул   ук  вакытта  гадел булуларын  телим. Зур  җаваплылык белән бәйле хезмәтләрендә һәрчак уңышлар,  нык сәламәтлек, шәхси тормышларында бәхет  юлдаш булсын”,– диелә. ЮХИДи хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен Сабаның  үзәк  мәйданында балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен тикшерүгә багышланган  чара оештырып билгеләп үтте. Уенда  катнашучыларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Ягәфәрова истәлеккә  сувенирлар өләште. Балалар юл билгеләренә аңлатма бирде, алардан пазллар тезде.  Балаларының уйнаганын әти-әниләре, әбиләре дә яратып карады

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X