Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әби сандыгыннан кышкы әкият” дип аталган кичә

Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.18 январь көнне “Әби сандыгыннан кышкы әкият” дип аталган кичә үткәрелде.

Сандык турындагы хикәяттән соң балалар анда ниләр саклануы турында табышмакларга җаваплар таптылар, ә сандык төбеннән әкиятләр китабы килеп чыккач – әкият тыңладылар.  20 январь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  балаларда татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, аның төрләре белән таныштыру максатыннан фольклор кичә үткәрделәр. Балаларга  тизәйткечләр, такмазалар, мәзәкләр, юраулар турында сөйләгәннән соң ике командага бүленеп такмаклар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр, татар халык уеннары уйнадылар. 29 январь көнне “Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен авыл китапханәсендә “ Нәрсә ул китап?”  дигән таныштыру сәгате үткәрелде. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, презентация карадылар.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев