Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Әбиемнең базында" дип исемләнгән күргәзмә - кич утыру

Иске Икшермә мәдәният йортына "Әбиемнең базында" дип исемләнгән күргәзмә - кич утыру үткәрелде. Төрледән төрле эшләнмәләргә катнашучыларыбыз да шаккатып карадылар. Күргәзмә белән танышканда, барысы да рецептлар белән бүлештеләр. Аннары 2 командага бүленеп, төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте, катнашучыларыбыз алып килгән сый - нигъмәтләрдән авыз итеп алдык. Тәмле чәй, ризыклардан соң рәхәтләнеп биеп күңел ачтык. Бу чара бөтен катнашучыларга да бик ошады, өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев