27 октябрь 2020 яңалыклары
-
Байлар Сабасы бистәсе урамнарына асфальт юл салу дәвам итә
Байлар Сабасы бистәсенең күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларында яңа йортлар саны көннән-көн арта. Димәк, әлеге кварталда инфраструктура үсешен кайгырту мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Шул максатны тормышка ашырып, Светлая, Счастливая, Луговая, Рябиновая урамнарына 4 км. озынлыкта асфальт юл салынды. Инде күптәннән юл газабыннан изаланган халык җиңел сулап куйды. Тормышларыбыз имин булсын да, әлеге юллардан исән-сау йөрергә язсын!
-
Татарстанда барлык терлекләрне 2028 елга кадәр тәңгәлләштерергә планлаштыралар
Хайваннарны идентификацияләү буенча Федераль закон проектын әзерләү бара.
-
28 октябрь көндез һава температурасы 3-5 градус җылы булачак
Якындагы тәүлекләрдә явым-төшем көтелми.
-
Абунә-2021
Хөрмәтле укучыларыбыз! Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшкәнен күреп торасыз. Димәк, газета укырга да буш вакыт бар. Шуңа күрә 2021 елның беренче яртысына “Саба таңнары” газетасына бүгеннән язылып куегыз дип әйтүебез. Шулай итсәгез, газета 6 ай дәвамында өегезгә килеп торачак. Бәясе 753 сум.
-
Covid-19дан соң 2 меңнән артык татарстанлы реабилитация узган
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече һәм КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резеда Бодрова хәбәр итте.
-
Равил Гайнетдин: Дин әһелләре татар телен саклап калучы булып хезмәт итүчеләр түгел
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин фикеренчә, зыялылар, әдипләр һәм дәүләт милләт турында бергә кайгыртырга тиеш.
-
Фаррахов: Яңа локдаун икътисад һәм халык өчен фаҗига булачак
Катгый чикләүләрне булдырмау өчен табибларның ковидка каршы киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк, дип ассызыклады депутат.
-
“Әниемнән өйрәнәм”
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Көзнең тагын бер матур бәйрәме – Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан газетабызның инстаграм битләрендә “Әниемнән өйрәнәм” дигән бәйге игълан итәбез. Катнашу өчен нинди дә булса өй эшен яки шөгыльне әниегез белән бергә башкарган вакытны фотога төшереп редакциягә җибәрергә кирәк. Алар бәйгегә йомгак ясалганчы инстаграмда эленеп торачак. Иң оригиналь дип табылган матур эчтәлекле фото җиңүче дип табылачак. Фотоларны 22 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне истәлек бүләкләре көтә.
-
Татарстанда коррупциягә каршы тору буенча кайнар элемтә оештырылачак
Республикада яшәүчеләр үз сораулары белән телефон буенча гына түгел, ә ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша да мөрәҗәгать итә алачак.
-
Роспотребнадзор илдә гомуми битлек режимы кертте
Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары көчәйтелде.
-
Үзара салым акчасына эшләр төгәлләнде
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына планлаштырган эшләр төгәлләнде. Җирлекнең барлык авылларында да Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл - обелисклар төзелде һәм яңартылды.
-
Татар җәмәгатьчелеге Венера Гәрәеваны соңгы юлга озатты
Татарстан җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе сүзләренчә, күренекле педагог коллектив белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр аралашып торган.
-
Айрат Фәррахов: Киләсе өч елда ил бюджеты дефицитлы булачак
Пандемиянең тискәре нәтиҗәләре дәүләткә кешеләр алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәргә комачауламый, дип искәртте парламентарий.
-
Машина йөртүчеләрне йөк ташу кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында кисәттеләр
Төбәк автомобиль юлларында Татарстанда сигез автоматик үлчәү контроле пункты эшли.
-
"Әбиемнең базында" дип исемләнгән күргәзмә - кич утыру
Иске Икшермә мәдәният йортына "Әбиемнең базында" дип исемләнгән күргәзмә - кич утыру үткәрелде. Төрледән төрле эшләнмәләргә катнашучыларыбыз да шаккатып карадылар. Күргәзмә белән танышканда, барысы да рецептлар белән бүлештеләр. Аннары 2 командага бүленеп, төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте, катнашучыларыбыз алып килгән сый - нигъмәтләрдән авыз итеп алдык. Тәмле чәй, ризыклардан соң рәхәтләнеп биеп күңел ачтык. Бу чара бөтен катнашучыларга да бик ошады, өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.