Байлар Сабасы бистәсе урамнарына асфальт юл салу дәвам итә
Район яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсе урамнарына асфальт юл салу дәвам итә

Байлар Сабасы бистәсенең күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларында яңа йортлар саны көннән-көн арта. Димәк, әлеге кварталда инфраструктура үсешен кайгырту мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Шул максатны тормышка ашырып, Светлая, Счастливая, Луговая, Рябиновая урамнарына 4 км. озынлыкта асфальт юл салынды. Инде күптәннән юл газабыннан изаланган халык җиңел сулап куйды. Тормышларыбыз имин булсын да, әлеге юллардан исән-сау йөрергә язсын!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев